Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анталиядә Гаяз Исхакыйны искә алдылар


Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Шулай ук Анталиядә татар китапханәсе ачылды. 

4 мартта Анталиядә Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышланган конференция узды. "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, ул "Төрек учаклары" оешмасы җитәкчелегендә үткән һәм анда татарлар да, төрекләр дә катнашкан.

"Анталиядә яшәгән татарыбыз Гөлназ Җиһан Татарстан турында видео күрсәтте, мин Исхакыйның 145 еллыгын искә алу мөһимлеге, әмма Татарстанда бер чара да үткәрелмәве, татарларның милли лидеры булуы, гомер буе татарларны берләштерү һәм азатлык өчен көрәшүе хакында чыгыш ясадым. Үзем журналистика факультетын тәмамлаган кеше буларак, Гаяз Исхакыйның журналистика өлкәсендәге эшчәнлеген, дистәләгән гәзит-журналлар чыгаруын, аларда һәрвакыт милли идея булуын аңлаттым.

Кичәдә "Зөләйха" фильмыннан да өзекләр күрсәтелде. Безнең Төркиядә һәм Татарстанда Исхакыйга багышланган проектларыбыз хакында сөйләдек, аерым алганда Зөләйха" китабын бастыру, Истанбулда Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсен ачу, Исхакыйга багышлап чаралар үткәрү һәм башкалар.

Истанбулдан килгән төрек теле укытучысы Юҗәл Өндәр Гаяз Исхакый шәхесенең Төркия һәм төрки дөнья өчен мөһимлеген аңлатты, мәсәлән, Исхакыйның Төркиядә дә күп гәзит-журналларда язуын, мөхәррир булуын һәм башкаларны искә алды.

"Бу чара халыкны шактый рухландырды. "Төрек учаклары" җитәкчелегенә Татарстаннан бүләкләр, аерым алганда Сөембикә манарасы төшерелгән зур рәсем бүләк иттек", диде Нәбиуллин.

Икенче көнне шул ук бинада Анталиядә Гаяз Исхакый исемендәге беренче татар китапханәсе ачылган.

"Гомумән, безнең идеябез – Төркиядә яшәгән татарларны берләштерү, очраштыру максатыннан зур шәһәрләрдә, татарлар яшәгән җирләрдә мондый китапханәләр булдыру. Китапханә ачылышында балаларга аеруча зур игътибар бирелде, Гаяз Исхакый турында татарча фильм да күрсәтелде. Гаяз Исхакый китапханәсенең мөһимлеге аңлатылды, китапханәнең китаплар белән тулыландырылачагы әйтелде.

Анталиянең "Төрек учаклары" җитәкчесе дә китапханәнең мөһимлеген әйтте. Без исә Исхакый исемен мәңгеләштерү максатыннан урамнарга, мәктәпләргә, университетларга аның исемен бирүне кирәк санавыбызны аңлаттык. Әлбәттә, бу безнең соңгы проектыбыз түгел", диде Наил Нәбиуллин.

Китапханә ачылышында татар җырлары да яңгыраган, Анталиядә яшәүче адвокат Фәнис Зыялы курайда уйнаган.

  • Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, ә сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Русиядән чыгып китүчеләр күп булды. Быелгы ике зур мөһаҗирлек дулкыннары Төркиягә дә кагылды: февраль-мартта килүчеләр Истанбул, Анталия, Бурса кебек зур, популяр шәһәрләрне сайласа, сентябрь-октябрьдә килүчеләр Төркиянең Мәрсин, Адана, Мардин кебек шәһәрләрен дә "ачты".
  • 2022 елда Төркиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алучылар арасында русияләр беренче урынга чыкты.
  • Шул ук вакытта Төркиянең миграция идарәсе (Гөч идарәсе) Русия ватандашларына, шул исәптән татар-башкортларга фатир арендалау юлы белән яшәү рөхсәте (ВНЖ) бирми башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG