Башкортстанның Иглин районы Акбирде авылы башлыгы Азамат Сатаевның югары хезмәт хаклары белән тәртип яклау оешмалары кызыксына, дип яза "Mkset". Башка җирлекләрнең башлыклары белән чагыштырганда, аның керемнәре берничә йөз мең сумга күбрәк, дип искәртә басма.
Әйтик районның иң зур җирлеге – Иглин башлыгының хезмәт хакы 1,1 миллион сум, зур булмаган Ауструм җирлеге башлыгыныкы – 686 мең, ә Сатаевныкы – 1,5 миллион сум диелә.
Түрәнең хезмәт хакының зур өлеше – премияләр. Канун нигезендә түрәләргә премияләр бирү мәсьәләләрен җирле депутатлар хәл итәргә тиеш, әмма алар мондый карарлар кабул итмәдек дип ышандыра.
Әйтик җирле депутат Ришат Суяргулов үзе катнашкан утырышларда бары тик "тракторчыларга хезмәт хакын артттыру турында гына карар кабул иттек", дигән.
Шул ук вакытта басмага Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә Сатаевның хезмәт хакы белән бәйле тикшерү узуын раслый да, инкарь итә дә алмаганнар, Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсеннән мондый белешмәләр килмәде, дип белдергәнннәр.
Башкортстан тикшерү комитетында исә канунга сылтанып, басмага соралган мәгълүматларны бирмәгәннәр.
Сатаев үзе дә бу уңайдан фикер белдермәгән, шалтыратуларга җавап бирмәгән.
- Шунысы кызык, Азамат Сатаев хакимияткә Торак коммуналь хуҗалык (ЖКХ) системыннан килде, ул җитәкчелек иткән өч идарә ширкәтенең икесе бөлгенлеккә чыкты, ә аның оешмасын Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРЮЛ) чыгардылар, дип яза басма.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум