Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кырым мөселманнары” эше нигезендә хөкем ителгән Эскендер Абдулганиев Русия ватандашлыгы алудан баш тарткан


Эскендер Абдулганиев
Эскендер Абдулганиев

Адвокаты әйтүенчә, шуның өчен аны утыра торган төрмәсендә төзекләндерү эшләре барган корпуска күчергәннәр. Сәяси тоткын биредә салкын булудан зарланган.

"Кырым мөселманнары эше" нигезендә хөкем ителеп, Владимир төрмәсендә утыручы кырымтатар Эскендер Абдулганиев Русия ватандашлыгы алудан баш тарткан. Бу хакта аның адвокаты Алан Качмазовка сылтама белән "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Адвокат үзен Адбулганиев белән очраштырмас өчен төрмәдә төрлечә каршы тордылар, ди. Шулай да алар кыска вакыт эчендә генә очраша алган һәм Абдулганиев үзен аерым корпуска күчерүләрен, җиде кеше белән бергә утыруын сөйләргә җитешкән. Биредә төзекләндерү эшләре дәвам итә, шуңа күрә суык, дип зарланган ул.

"Эскендер фаразлавынча, аны бирегә Русия ватандашлыгы алып, ант китерүдән баш тартуы өчен күчергән булулары бар. Бу корпуста ул ике ай тирәсе утыра", дигән адвокаты. Кулга алынганчы кырымтатар сәяси тоткыны Украина ватандашы булган.

Адбулганиевны Владимир төрмәсенә 2022 елның февралендә күчерделәр.

  • 2019 елның февралендә Русия куәт оешмалары Курман районы Буюк Онлар (Октябрьское) бистәсендә яшәүче кырымтатарлар йортларында тентү уздырды. Соңрак Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров, Эскендер Абдулганиевны Акмәчеттәге ФСБ идарәсенә алып киттеләр. Аларга карата Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләү белдерелде.
  • 2020 елның ноябрендә Дондагы Ростовта хәрби мәхкәмә аларга хөкем карары чыгарды. Рустем Эмирусеиновка 17 ел, Арсен Абхаировка 13 ел, Эскендер Абдулганиевка 12 ел кырыс тәртипле колония җәзасы бирелде. Барысы да беренче ике елларын төрмәдә уздырырга тиеш була диелде.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләде. Кырымның кабат Украинага кайтуын аеруча кырымтатарлар зарыгып көтә, чөнки соңгы елларда иң күп золымны нәкъ алар күрде һәм һаман да күрә.
  • Кырымтатарларны мәхкәмәләрдә яклаучы адвокат Эмиль Курбединов әйтүенчә, 2014 елдан бирле аларның адвокатлар төркеменә 130дан артык мөселман яклау сорап мөрәҗәгать иткән. Бу мөселманнарның кайберләре төрмәләргә утыртылган, кайберләре мәхкәмә көтә. Курбединов сүзләренчә, 90%тан артыгын "Хизб ут-Тәхрир" хәрәкәтендә катнашуда гаепләп хөкем итәләр, террорчы дигән ярлык тагалар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG