Accessibility links

Кайнар хәбәр

2022 елда Татарстанда туберкулез белән авыруның меңгә якын очрагы ачыкланган


Татарстанда 100 мең кешегә туберкулез йоктырган уртача 25 кеше туры килә.

Былтыр Татарстанда туберкулез йоктыруның 971 очрагы ачыкланган. Бу Русиядәге уртача күрсәткечтән – 19,6 процентка кимрәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Республикада 100 мең кешегә туберкулезлы уртача 25 кеше туры килә. Үлүчеләр саны исә 100 мең кешегә 1,5 кеше күрсәткечендә. Бу алдагы бер ел белән чагыштырганда 11,8 процентка кимрәк. Тулаем алганда республикада туберкулездан үлүчеләр саны илдәге уртача күрсәткечтән 2,9 тапкыр әзрәк диелә.

  • 2021 елның язында санитар-техник хәле тупас бозылу сәбәпле Казанның Каменка бистәсендә туберкулез хастаханәсен яптылар. Табиблар моның куркыныч тудыруын кисәтте, чөнки билгеле бер яшәү урыны булмаган авырулар урамда калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG