Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә "ят агентлар" канунына каршы чыккан протестчылар белән полиция арасында бәрелешләр башланды


2023 елның 7 марты, Тбилиси
2023 елның 7 марты, Тбилиси

"Ят агентлар" турында канун өлгесе беренче укылышта кабул ителгәннән соң, протестчылар парламент бинасын уратып алырга омтылды. Грузия президенты протестчыларны хуплап чыкты.

7 март көнне Грузия парламенты "чит ил йогынтысының ачыклыгы" турында канун өлгесен (аны еш кына "ят агентлар" турында канун дип атыйлар) беренче укылышта кабул итте. 150 депутаттан 76сы канунны хуплады, 13е каршы тавыш бирде, 61 депутат тотылып калды.

Канун кабул ителгәннән соң парламент бинасы янында берничә мең протестчы җыелды, алар бинаны уратып алырга омтылды. Полиция протестчыларга каршы күз яшен чыгара торган газ һәм су сипте, протестчылар парламент бинасын тулысынча уратып ала алмады.

Протестчылар Грузия парламенты бинасына бәреп керергә омтылды. Полиция урнаштырган металл койманың бер өлеше җимерелде.

Грузия президенты Саломе Зурабишвили протестчыларны хуплады һәм "ят агентлар" турында канунга вето хокукын кулланачагын белдерде.

АКШның Тбилисидагы илчелеге канун өлгесен һәм демонстрантларга каршы көч куллануны "Грузия демократиясе өчен кара көн" дип атады. Канун үз ватандашларына ярдәм иткән оешмаларның эшчәнлеген катлауландырачак, диелә илчелек мөрәҗәгатендә.

Парламент рәисе Шалва Папуашвили җәмәгатьчелекне тынычландырырга омтылды, ул канунны экспертиза өчен Европа шурасының Венеция комиссиясенә җибәрергә вәгъдә итте.

  • Февраль азагында Грузия парламентына "чит ил йогынтысының ачыклыгы" һәм "ят агентларны теркәү" турында канун өлгеләре кертелде. Алар чит илдән акча алган барлык юридик һәм физик затларны махсус исемлектә теркәлергә мәҗбүр итә. Канунны бозучыларга зур штраф яки биш елга кадәр төрмә яный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG