Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ун ел эчендә хатын-кызлар идарә итә торган дәүләтләр саны ике тапкыр арткан


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Дөньядагы дәүләтләрнең 11,3 процентын хатын-кызлар җитәкли, 10 ел элек андый дәүләтләр 5,3 процент булган.

2023 елның 1 гыйнварына дөньядагы дәүләтләрнең 11,3 процентын хатын-кызлар җитәкли, 10 ел элек андый дәүләтләр 5,3 процент булган. Бу мәгълүматларны 8 март алдыннан Парламентара берлек чыгарды. Шул ук вакытта оешмада әйтүләренчә, чын гендер тигезлегенә ирешү өчен озын юл узарга кирәк булачак.

Җир шарының бөтен төбәкләрен алып караганда, хатын-кызлар идарә итә торган дәүләтләрнең күпчелеге - 16сы Европада.

Моннан тыш дәүләтләрнең 9,8 процентында хатын кызлар хөкүмәтләрне (193енең 19ын) һәм дөньяда бөтен министр вазифаларының 22,8 процентын җитәкли. Министр вазифасындагы хатын-кызлар аеруча Европада (31,6 процент) һәм Латин Америкасында (30,1 процент) күп диелә.

Икенче яктан, хакимияттә хатын-кызлар аз булган төбәкләр дә бар. Әйтик Океаниянең утрау дәүләтләрендәге хакимиятләрдә алар нибары 8,1 процент, ә Үзәк һәм Көньяк Азиядә – 10,1 процент кына.

Албаниядә исә бөтен министрларның 66,7 проценты, Финляндиядә 64,3 проценты, Испаниядә 63,6 проценты, Никарагуада 62,5 проценты, Лихтенштейнда 60 проценты, Чилида 58,3 проценты, Бельгиядә 57,1 проценты, Мозамбикта 55 проценты, Андоррада 50 проценты, Германиядә 50 проценты, Колумбиядә 50 проценты, Нидерландта 50 проценты, Норвегиядә 50 проценты хатын-кыз.

  • Парламентара берлек – дөнья парламентарийларының борынгы һәм иң зур халыкара берләшмәсе. Ул 1889 елда оешкан. Ул – тынычлык идеяләрен алга сөргән, халыкара хезмәттәшлекне үстерү, парламент институтларын ныгыту һәм кеше хокукларын яклауны бурыч итеп куйган беренче халыкара оешма.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG