Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Исхаков: авыл эшкуарлары җыенында Татар конгрессы себер татарларын аерып чыгару омтылышына карата карар кабул итәчәк


Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

13-15 мартта узачак Русия татар авыллары эшкуарлары җыенында себер татарлары мәсьәләсе дә күтәреләчәк. Бу хакта Милли шура әгъзасы, галим Дамир Исхаков Азатлыкка хәбәр итте.

Моңа Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты тарафыннан себер татарлары диалектын мөстәкыйль тел буларак рәсми танылуы сәбәп булган.

"13 мартта эшкуарлар җыенын уңаеннан конгресс бюро җыячак. Утырышта карар кабул ителергә тиеш", диде ул.

Утырышта фикер алышу да узар дип көтелә. Аның сүзләренчә, Татар конгрессының, Татарстан Фәннәр академиясенең академик позицион карашы булырга тиеш.

21 февральдә Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институтында узган фикер алышуда галим Александр Кибрик Тел белеме институты себертатар диалектын мөстәкыйль тел буларак рәсми таныды дип белдерде. Ул татар әдәби теле эчендә каралмый дип тә өстәде. Бу фикерне утырышта катнашкан Себер белгечләре дә хуплады. Бу галимнәр һәм җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр уятты. Азатлык бу турыда махсус язма әзерли.

Быел XI Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында Русиянең 43 төбәгеннән 500 эшкуар һәм фермер катнашачак. Шулай ук Әфганстан, Польша, Кытайдан да эшкуарларның килүе көтелә. Иң зур делегация Башкортстаннан булачак. Әлеге республикадан 62 вәкил киләчәк. Җыенда Чуашстанның Шыгырдан, Тукай, Урмай авыллары тәҗрибәсен күрсәтәчәкләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG