Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов Кырымда саклану сызыгы төзүләрен сөйләде


Сергей Аксенов
Сергей Аксенов

"Бөтен хәрби хәрәкәтләрнең тәҗрибәсен исәпкә алып, стандарт булмаганча эш итәбез. Президентыбыз карарлары үтәләчәк", дигән ул. Элегрәк Кремль аннексияләнгән Кырымда саклану корылмалары әзерләүләрен кире каккан иде.

Аннексияләнгән Кырымның Русия билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауда саклану сызыгы төзү эшләренең ничек баруы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

"Без бөтен хәрби хәрәкәтләрнең тәҗрибәсен исәпкә алып, стандарт булмаганча эш итәбез. Президентыбыз карарлары үтәләчәк", дигән ул, ләкин нечкәлекләрне аңлатып тормаган.

Саклану корылмалары төзү карарын Аксенов "сакланганны Алла саклар" дип аңлаткан. "Тынычлык теләсәң, сугышка әзерлән диләр. Шуңа күрә иң яхшысы - әзер булып торыйк. Кырым да, бөтен Русия дә бу мәсьәләдә тыныч йоклар", дигән ул.

Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк La Stampa итальян басмасына әңгәмәсендә Украина якындагы ике айда һөҗүмгә күчәргә мөмкин дип белдерде. "Русияләрне Бахмутта йончытып, башка җиргә күчәчәкбез", ди ул.

  • Быел февраль уртасында аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләрне Җанкөй районындагы окопларның эчен тышлау өчен эшкә чакырулары билгеле булды.
  • Моңа охшаш игъланнар "Авито"да элегрәк тә чыккан иде. Вакансияләрдә Кырым төньягындагы Җанкөй һәм Красноперекопск районнарындагы саклану сызыкларын ныгытырга кешеләр кирәк булуы әйтелә.
  • Җанкөй һәм Красноперекопски районнары Украинага терәлеп тора, Русия гаскәрләре ул төштән украин хәрбиләренең һөҗүм итүен көтә.
  • Элегрәк украин күзләвендә Русия гаскәре яңа хәрби бүлекчәләрен басып алынган Кырымның төньягына урнаштыра, бу ярымутрауга җирдән коридорны саклау өчен дә кирәк, дип белдерделәр.
  • Былтыр ноябрьдә OSINT-белгеч Бенджамин Питтетның Twitter-ына сылтама белән РБК-Украина Русия гаскәрләре Кырымның төньягында окоплар казый башлады, дип хәбәр итте. Аерым алганда, яңа саклану корылмалары Эрмени Базар (Армянск) шәһәре янында табылган.
  • Кремль аннексияләнгән Кырымда саклану корылмалары әзерләүләрен кире каккан иде. Февраль башында Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков "Кырымның иминлеге ышанычлы тәэмин ителгән", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG