Accessibility links

Кайнар хәбәр

RT баш мөхәррире Симоньян Тбилисига һөҗүм белән янады


Маргарита Симоньян
Маргарита Симоньян

2008 елда Мәскәү үзбилгеләнгән Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген тануын игълан итте. Симоньян әгәр Грузия җирләрен үз контроленә алырга тырышса, аның белән "беркем чөкердәшеп тормаячак һәм гаскәрен дә җибәрмәячәк, әллә ни карап тормый гына туп-туры Тбилисига бәрәчәкләр", диде.

RT (Russia Today ) телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян Тбилисидагы киңкүләм каршылык чаралары видеосына фикер белдереп, "2008 елның августы кабатланса", Грузиягә һөҗүм белән янады.

Симоньян фикеренчә Грузиядәге"ят агентлар" турындагы канунга каршы протестлар чынлыкта чит илдән котыртылган шау-шу һәм Грузияне Русия белән сугыштыруны максат итеп куя. Симоньян фикерен белдергән видеода "Сухуми!" дип кычкыралар. Бу шәһәр – үзбилгеләнгән Абхазиянең башкаласы, Грузиядә аны Русия гаскәрләре басып алган җир дип саныйлар.

2008 елның августында, кыска гына сугыш барышында Русия хәрбиләре грузин гаскәрен җиңде һәм Мәскәү үзбилгеләнгән Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген тануын игълан итте. Симоньян әгәр Грузия җирләрен үз контроленә алырга тырышса, аның белән "беркем чөкердәшеп тормаячак һәм гаскәрен дә җибәрмәячәк, әллә ни карап тормый гына туп-туры Тбилисига бәрәчәкләр", диде.

Тбилисигә шуңа да һөҗүм итәчәкләр, чөнки анда Киев-Печерски монастыре юк һәм Русиядә "беркем дә беркайчан да үзен грузиннар белән бер халык дип санамый һәм Русия Федерациясе беркайчан да "Тбилиси Русе" булмаган", ди ул.

Күрәсең, RT җитәкчесе Русия хакимиятләре Киев-Печерски монастыренең язмышы турында борчылганга, Киевны җимерергә теләми, ә менә Тбилисины башка хәлләр көтә, дип ишарә итмәкче була.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә мәртәбә Киевны ракет һөҗүмнәренә тотты, анда тыныч кешеләр һәлак булды. Украинадагы башка дини объектлардан аермалы буларак, танылган правослау монастыре - Киев-Печерскины чынлап та бомбаламадылар.
  • Грузиядәге протест чараларында шул исәптән Абхазия һәм Көньяк Осетияне көч кулланып кире кайтару яклы булган сәяси көчләрнең активистлары да катнаша. Әмма бу мәсьәлә җитди аңлам алмады һәм каршылык күрсәтүчеләрнең башка рәсми таләпләре арасында юк.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG