Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы Леммар Юнысов өендә тентү узган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

ФСБ 23 февральдә Кырымда тимер юл шартлатылуы турында сораулар биргән.

12 март көнне иртән ФСБ Кырымтатар Мәҗлесенең корылтай делегаты Леммар Юнысов өенә тентү белән килгән. Акмәчет районы Чоюнча (Урожайное) авылында яшәүче кырымтатар активистындагы тентү турында "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәте үз Facebook битендә хәбәр итте.

Леммар Юнысов әйтүенчә, тентүне 23 февраль көнне Бакчасарайда тимер юлны шартлату нигезендә үткәргәннәр.

"Барлык бүлмәләргә дә кермәделәр, өстән-өстән генә карадылар, тимер юл шартлавына бәйле сораулар бирделәр. Шуңа бәйле әйберләр эзләделәр. Мин аларга: "Тапкан һәрбер шикле әйбер сезнең тарафтан алып килеп ташланган булачак", дип әйттем. Алар: "Безне тикшерә аласыз", - диделәр. Мин: "Клоун булмагыз. Сезне беркем дә тикшермәячәк. Тентү белән сез килдегез", дидем.

Бер сәгать эчендә тиз генә карадылар. "Беркем дә килмәсен, беркем дә кәрмәсен" дип таләп иттеләр. Алар бернәрсә дә тапмады", - ди Юнысов.

Бу эшкә бәйле 11 март Акмәчет районы Бий Таныш (Первомайское) авылында Ахтем Исмаилов өендә дә тентү узды. Исмаиловның хатыны Зарема ханым "Бандитлар килде дип уйладык", диде видеода.

Исмаиловларның барлык электрон җиһазларын алганнар, ә үзен Акмәчеткә ФСБга алып киткәннәр, соңрак аны җибәргәннәр.
Мондый тентүләр кырымтатарларның йөрларында 6-9 мартта да үткәрелде.

23 февральдә Акмәчет-Бакчасарай тимер юлында урнашкан Почтовое бистәсе янында тимер юл рельсларының бер өлешен шартлатканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG