Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров эш сәфәре белән Иранда: "Халыкара икътисади вазгыять этәрә"


Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Ул Башкортстан белән Иран арасында тауар әйләнеше әлегә 100 миллион доллар булуын, якында ике тапкыр артыграк булачагын әйткән. Әмма белгечләр сүзләренчә, тауар алмашы барырдый тотрыклы транспорт коридоры юк.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Иранга килде.

Ул анда илнең вице-президенты Мохсен Резаи белән очрашкан.

"Башкортстан белән Иран арасында тауар әйләнеше әлегә 100 миллион доллар тирәсе. Якын елларда бу күрсәткечне ким дигәндә ике тапкыр арттырырлык көчебез булуын тәгаен беләм", дигән Хәбиров. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Шулай ук ул Башкортстанның ни өчен Иран белән хезмәттәшлек эзләвен дә аңлаткан. Хәбиров әйтүенчә, моңа "халыкара икътисади вазгыять этәрә".

Блогер һәм транспорт белгече Олег Арефьев фикеренчә, бу эш сәфәренең бернинди дә нәтиҗәлелеге була алмый.

"Берничә сәбәп аркасында Иран белән Башкортстан арасында нинди дә булса чын багланышлар була алмый. Аерым алганда, Иранда яшәүчеләрнең менталитеты һәм җирле эшмәкәрлек процесслары үзенчәлекле, икенчедән тауар алмашы барырдый тотрыклы транспорт коридоры юк", ди ул.

Шулай ук Арефьев фикеренчә, Хәбировка беренче чиратта республика проблемнары белән шөгыльләнергә кирәк. Белгеч аның белән Иранның беренче затлары очрашмавын да искәртә.

"Иранның беренче затлары Башкортстан туристлары белән күрешергә әзер түгел күрәсең, мөгаен алар да бу гамәлнең мәгънәсен күрмәгәндер һәм аны урынбасарларына аударып куйгандыр. Ә бу исә – көнчыгышта шактый кискен ишарә санала...", ди ул.

  • Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә кертелгән чикләүләрнең шаукымы Башкортстан күршесендәге Татарстан мисалында да күренә: былтыр августта Татарстан делегациясе биш көнлек эш сәфәре белән Иранга барган иде. Республика рәсмиләре килешү төзеп, ислам республикасы белән сәүдәне арттыру юллары турында сөйләште.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG