Accessibility links

Аннексияләнгән Кырымда ФСБ Номан Челебиджихан батальоны тарафдары булган украинны тоткарлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тоткарланучыга Русия җинаять кодексының 208 маддәсенең 2нче өлеше нигезендә 15 ел төрмә яный.

Аннексияләнгән Кырымда Русиянең федераль иминлек хезмәте "канунсыз кораллы оешмада катнашу" гаепләве белән украиннны тоткарлаган, дип хәбәр итә "Настоящее время". ФСБ ышандыруынча, 2016 елда 39 яшьлек ир "үз теләге белән" кырымтатарларның Номан Челебиджихан ихтыярилар батальонына кергән, бу оешманы Русиядә террорчы дип таныдылар.

"Үз теләге белән аннан чыгу мөмкинлеге булса да, ул тәртип саклау оешмаларына бу хакта хәбәр итмәнгән, шул рәвешле батальон әгъзасы буларак җинаятьчел эшчәнлеген дәвам иткән", дип белдерә ФСБ.

Тоткарланучыга Русия җинаять кодексының 208 маддәсе 2 өлеше нигезендә 15 ел төрмә яный.

  • Номан Челебиджихан төркеме – 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән оешма. Ул нигездә кырымтатарлардан тора. Кырымда ФСБ әлеге төркемдә катнашуда гаепләп, кырымтатарларны даими тоткарлап тора.
  • Русиянең тикшерү комитеты ATR Беренче кырымтатар телеканалы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты, Кырымның элекке вице-премьеры Ленур Ислямовны Номан Челебиджихан исемендәге, ким дигәндә 150 кешелек батальонны төзүче һәм җитәкләүче дип гаепләде.
  • 2022 елның июнендә Русия Югары мәхкәмәсе кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальонны террорчы дип тапты һәм илдә аның эшчәнлеген тыйды. Мәхкәмә фикеренчә, батальон оештыруның максаты – "Русиянең бөтенлеген бозу, ә төп бурычларыннан берсе – Кырым республикасын корал белән яулап алу".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG