Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары хокук бозган балаларны махсус үзәкләргә урнаштыру өчен сәбәпләр санын арттырмакчы


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Юристлар фикеренчә, мондый үзәкләрдә тоту – "чын-чынлап иректән мәхрүм итү" булып тора, ә бу канунны кабул итү балигъ булмаучыларны тикшерүсез һәм мәхкәмәсез генә изоляцияләүне җиңелләштерәчәк.

Татарстан дәүләт шурасы һәм Русия думасының Татарстаннан сайланган депутаты Айрат Фәррахов "Балигъ булмаучыларның караучысыз булуын һәм хокук бозуын булдырмау системы нигезләре турындагы" федераль канунга үзгәрешләр әзерләгән.

Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Аерым алганда, депутатлар 12 ай эчендә өч һәм аннан да күбрәк мәртәбә өйләреннән яки ятимнәр йортыннан киткән балаларны Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәкләренә җибәрергә тәкъдим итә.

Шулай ук балаларны мондый үзәкләргә ярты ел эчендә берничә мәртәбә "кыйнау", "канунсыз наркотиклар әйләнеше", "вак караклык", "тимер юл транспортында һәм метрода хәрәкәт иминлегенә куркыныч тудыручы гамәлләр кылу", "транспорт чараларында милекне бозу", "транспортта үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу", "вак хулиганлык" кебек административ хокук бозулар кылса да җибәрергә тәкъдим итәләр.

Рөхсәт ителмәгән митингларда һәм башка халык чараларында кабаттан катнашкан, яки наци символикасын күрсәтеп, экстремизмга каршы көрәш турындагы канунны бозган, нәфрәт яки дошманлыкны пропагандалаган, илнең бөтенлеген бозырга чакырган, экстремистик материаллар тараткан балаларга карата да шундый ук чаралар күрмәкчеләр.

Канун өлгесенә аңлатма язуында әйтелгәнчә, Балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәкләренә китерелгән балалар белән "профилактик эш уздыралар", аларның ни өчен канун бозуын ачыклыйлар.

Депутатлар китергән статистикадан күренгәнчә, һәр ел саен 40 меңләп бала федераль эзләнүгә бирелә. 2022 елда өйләреннән киткән 569 бала җинаятьтә катнашкан, 99ы – җинаятькорбаны булган, шуларның унысы үтерелгән. Башка сәбәпләр аркасында тагын 73 бала үлгән. Депутатлар фикеренчә, балаларны махсус үзәккә урнаштыру аларны кире өйләренә кайтаруны да гарантияләячәк, ни өчен өйдән чыгып китеп, укырга йөрми башлавын да ачыкларга булышачак.

Депутатлар искәртүенчә, хәзерге вакытта административ хокук бозуны кабат кылса да, 16 яшькәчә балаларга җинаять җаваплылыгы каралмаган.

"Моннан файдаланып, балигъ булмаучылар берничә мәртәбә хокук боза һәм кылган гамәлләре өчен бернинди җаваплылык алмый", ди алар һәм канунга каршы килүче үсмерләр санының артуын да әйтә.

Хәзерге канунга ярашлы, үсмерләрне мондый үзәкләргә бары тик бу хакта мәхкәмә карары чыккан булса, яки бала ябык төрдәге махсус укыту-тәрбияләү оешмаласыннан качкан булса гына җибәрәләр. Ә административ хокук бозучы баланы мондый үзәкләргә шәхесе ачыкланмаган булса гына, яки канунда каралган вакыт эчендә әти-әнисенә тапшыру мөмкинлеге булмаса гына җибәрәләр.

Татарстанда мондый бер үзәк бар, ул Казанның Яңа Савин районында урнашкан.

Тәкъдим ителгән канун өлгесен канунилык һәм хокук тәртибе комитеты инде карый да башлаган. Комитет аны хупласа, ул Дәүләт шурасы утырышына чыгарылачак, соңрак Русия думасына җибәреләчәк.

Юристлар фикеренчә, мондый үзәкләрдә тоту – "чын-чынлап иректән мәхрүм итү" булып тора, ә бу канунны кабул итү балигъ булмаучыларны тикшерүсез һәм мәхкәмәсез генә изоляцияләүне җиңелләштерәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG