Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ пилотсыз очкычының Кара диңгезгә килеп төшүе сәбәпле Русиягә протест белдерде


MQ-9 Reaper пилотсыз очкычы
MQ-9 Reaper пилотсыз очкычы

Американың MQ-9 Reaper пилотсыз очкычы Кара диңгезгә кичә, 14 март иртәсендә килеп төште. АКШ фаразынча, бу Русиянең ике Су-27 очкычы пилотлары кылган гамәлләр аркасында булган.

Американың MQ-9 Reaper пилотсыз очкычы Кара диңгезгә килеп төшү аркасында, Русия АКШдан рәсми протест алган. Бу хакта Русиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антонов хәбәр итте. "Америка тарафы үзләре әйтүенчә, "Русия ягының профессиональ булмаган гамәлләре" белән бәйле протест белдерде", дигән дипломат. Бу хакта ТАСС язды.

Антонов бу хәлне провокация дип атады, чөнки аның әйтүенчә, пилотсыз очкыч "сүндерелгән транспондерлар белән очкан" һәм "махсус хәрби операция барган урынга кергән".

MQ-9 Reaper пилотсыз очкычы Кара диңгез өстендә кичә, 14 март иртәсендә килеп төште. АКШ фаразынча, бу Русиянең ике Су-27 очкычы пилотлары кылган гамәлләр аркасында булган, алар дронны "куркыныч һәм профессиональ булмаган рәвештә тотып алган". Оскычларның берсе җиһазның винтына тиеп киткән, шуннан соң пилотсыз очкыч идарәне югалткан һәм аны батырырга туры килгән диелә.

Русия саклану министрлыгында әйтүләренчә, дрон "кискен хәрәкәт ясау аркасында" егылган, ә Русия очкычлары аңа тимәгән һәм аңа каршы кораллар кулланмаган.

Америка түрәсенә сылтама белән The New York Times язуынча, килеп төшкән пилотсыз очкычта корал булмаган һәм ул күзләү миссиясе башкарган. Сугышны өйрәнү институтында (ISW) дрон белән бәйле хәл Русия һәм АКШ бәрелешенә китермәячәк дип саныйлар.

  • MQ-9 Reaper ("Жнец") хәзерге вакытта АКШ кораллары арасында төп һөҗүм ясаучы пилотсыз очкыч булып санала. Ул тизлеген сәгатенә 400 километрга кадәр арттырырга һәм һавада 24 сәгатькә кадәр калырга сәләтле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG