Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда төзелеп килүче йортлардагы фатирларның 60 проценты сатылмаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу күрсәткеч белән Татарстан Русия төбәкләре арасында бишенче урынга чыккан.

Татарстанда төзелеп килүче йортлардагы фатирларның 60 проценты сатылмаган. Бу күрсәткеч ягыннан республика Русия төбәкләре арасында бишенче урында тора, дип яза "Известия". Басма "Этажи" ширкәте белешмәләренә сылтана.

Бу рейтингта беренче урында Магадан өлкәсе тора, анда сатылмаган яңа фатирлар 87 процентны тәшкил итә. Икенче урында – 72 процент белән аннексияләнгән Акъяр (Севастополь). Өченче урында – Новгород өлкәсе, анда яңа йортлардагы фатирларның 72 проценты буш тора. Дүртенче урында Орлов өлкәсе (61 процент).

Русия күләмендә караганда, төзелеп килүче йортларда сатылмаган фатирлар күләме 43 процентны тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, бу соңгы өч елда иң зур күрсәткеч.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Татарстан торак базарында төшенкелек күзәтелә. Сугыш башлангач республикада, аеруча, Казанда фатирларын, йортларын сатучылар арткан, ә ихтыяҗ кимегән. Татарстан рәсмиләре 3 млн дүрткел метр торак төзеп, федераль үзәк куйган максатка ирешүе турында сөйләсә дә, чынлыкта күчемсез милек өлкәсендә хәлләр яхшылардан түгел.
  • Азатлык белән әңгәмәсендә риелтор Әлфия Гомәрова бәяләр арзанайса да, фатир сатып алучылар әз дигән иде. "Торак бәяләре якынча 20-25 процентка төште. Ел башында 5,5 млн сум торган фатирны бүген 4,5 млнга гына сатып була. Хәзер сатып алуга ихтыяҗ юк. Моның сәбәбе – сугыш һәм кешеләрнең киләчәккә өмете булмавы. Халыкның да акчасы бетте бугай инде. Март аенда доллар 120 сумга җиткән вакытта кешеләр рәттән барысын да сатып алды. Үтмәгән җир кишәрлекләре, сатыла алмыйча яткан фатирларның барысын да алып бетерделәр. Мөмкинлекләре булган кешеләр башка өлкәгә акчасын кертте. Вазгыятьне аңламаучылар 0,1 процентлы ипотекага кереп батты", диде ул.
  • Шул ук вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең саны артып, 4 миллионнан узып китте. Бүген халыкның 3 миллионнан күбрәге шәһәрдә, 931 меңе — авылда яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG