Accessibility links

Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре Украинада сугышучы туганнарын эзли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк Татарстан хакимиятләре, зарлы видео чыгарган  мобилизацияләнүчеләрне үз полкларына кайтарулары турында хәбәр иткән иде.

Татарстанның Чаллы шәһәреннән мобилизацияләнгән 24 яшьлек Илшат Габидуллинның туганнары "Idel.Реалии"-га бер айдан артык аның белән элемтәгә чыга алмавын сөйләгән.

Егетнең 1231нче мотоукчы полкында хезмәт итүе билгеле. Элегрәк мобилизацияләнеп сугышка җибәрелгән Татарстан хәрбиләре видео яздырып, үзләрен "ДНР" хәрбиләре җитәкчеләренә тапшыруларын сөйләгән иде. Татарстаннар "ДНР" хәрби җитәкчелегенең аларны бернинди әзерлексез, тиешле коралларсыз сугышка кертүенә зарланды.

"Бу видеода Илшат Габидуллин юк, чөнки аны алгы сафка җибәргәннәр иде инде", дип сөйли егетнең туганнан туган апасы.

Казан Кирмәнендә бу видеода әйтелгән хәлләрне тикшерү булачак диделәр. Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова Татарстан хөкүмәте "ДНР"дагы "хезмәттәшләре белән элемтәгә керәчәк", диде.

11 февральдә "ДНР" полкына кушуларына зарланган Татарстан хәрбиләрен үз полкларына күчерүләре хәбәр ителде. Шул ук вакытта хатыннары ирләрнең барысы да кайтарылмады дип әйтте.

Бер ай узса да, алар белән элемтә әле дә юк. Илшат Габидуллин Азатлык алып бара торган Украинада һәлак булган Татарстан ир-егетләре исемлегендә дә юк. Хәзерге вакытта анда 309 татарстанлының исеме бар.

Февральдә Казаннан мобилизацияләнгән Иван Исаевның хатыны да талагы алынган ирен шул ук 1231 полк составында "хәрби әзерлексез һәм махсус сугыш кирәк-яракларыннан башка" Авдеевкага һөҗүмгә җибәрүләре турында видео яздырган иде. Март башында Русия гаскәрләре Донецкига якын урнашкан, ярым чолгап алынган Авдеевкага һөҗүмен торгызды.

  • Ирләрнең сугышка катнашуларына ачыктан-ачык каршы чыккан хатыннар һәм аналар сирәк, алар хәрбиләрнең тотылу шартларын һәм аларга түләүләрне яхшыртуны гына сорый.
  • Сугыш шартларына зарлану видеолары әледән-әле чыгып тора. Татарстаннан гына түгел, Башкортстаннан мобилизацияләнгән бер төркем хәрби дә шундыйрак видео чыгарган иде. Аларның хатыннары интернетта да моны күтәреп чыкты, Башкортстан хакимиятенә җавап бирергә туры килде.
  • Башкортстан хатыннары арасында мобилизациягә эләккән ирләрен сугышның беренче сызыгына, утка ташлаганнарына риза булмаучылар да бар. Аларның сөйләвенә караганда, Уфадан озатылган 200 ирнең 27се инде һәлак булган һәм бу сан тагын да артачак. Хатыннарның үзләренә дә артык күп сөйләнгәнгә яный башлаганнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG