Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә тугыз катлы йортта газ шартлаган


Шартлау булган йорт
Шартлау булган йорт

Беренчел мәгълүматларга күрә, җәрәхәтләнүчеләр юк. Йортка зарар килмәгән. Каза бер бүлмәле фатирда чыккан, биредә әниле-кызлы гаилә яшәгән. 63 кеше эвакуацияләнгән, аларның 14е – балалар.

Бүген, 17 март иртәсендә Нефтекама шәһәрендәге Дорожная урамында, тугыз катлы йортта газ шартлаган. Шартлау тугызынчы катта булган. Бу хактагы хәбәр Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгына иртәнге 6:26 сәгатьтә килеп ирешкән. Илнең башка төбәкләрендә шартлау өйләрне тулысынча җимерә иде, бу юлы андый авыр нәтиҗәләргә китермәгән, дип искәртә Mkset.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының беренчел мәгълүматына күрә, җәрәхәтләнүчеләр юк. Ике йорттан 63 кеше эвакуацияләнгән, аларның 14е – балалар диелә.

Каза бер бүлмәле фатирда чыккан. Урынга коткаручылар килгәндә янгын булмаган, шулай да аш бүлмәсендә түшәм һәм диварларга ут зыян салган, шулай ук фатирның тәрәзәләре коелып төшкән диелә.

"Башинформ" чыганагы мәгълүматынча, газ шартлаган фатирны әниле-кызлы гаилә яллап яшәгән, бу хәл килеп чыкканда алар өйдә булмаган.

Йортта яшәүчеләрне урнаштыру өчен вакытлы яшәтү пунктларын әзерләгәннәр. Йортның җимерелү куркынычы юк, бөтенлегенә зарар килмәгән, йортта газны өзгәннәр.

Башинформга республиканың эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, шартлауның газ җыелып тору сәбәпле булуы бар. Бу уңайдан республика прокуратурасы тикшерү башлаган.

  • 2021 елның октябрендә Чаллының Татарстан урамында урнашкан биш катлы йортның дүртенче катында да шартлау булды. Дүртенче һәм бишенче катларда алты фатир җимерелде, аларда 14 кеше яшәгән.
  • Шартлау булган фатирның 70 яшьлек хуҗасы газ торбасына үзлегеннән тоташкан булган, түләмәгән өчен аның газын 11 ел элек үк өзгәннәр. Ир-ат ялгыз яшәгән һәм исерткеч эчемлекләр кулланган диелде. Фатир хуҗасыннан тыш шартлауда тагын дүрт кеше җәрәхәтләнгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG