Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы һәр дүртенче укучы симерүдән интегә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

1-4 сыйныфларда укучы 100 баланың 32сендә шундый проблем бар.

Татарстанда мәктәп яшендәге балаларның һәр дүртенчесе симерүдән интегә. Белгечләр республика мәктәпләрендәге туклануны тикшереп карагач шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Мәктәпләрдә эшләүчеләргә һәм ата-аналарга балаларда дөрес туклану тәрбиясе булдырырга кирәк", ди ул.

Аеруча кече сыйныфларда укучыларда симерү очраклары күп күзәтелә, ди җитәкче. 1-4 сыйныфларда укучы 100 баланың 32сендә шундый проблем бар. Иң түбән күрсәткечләр – югары сыйныф укучыларында (100 баланың 11ендә күзәтелә).

  • Бу уку елы алдыннан республика Роспотребнадзоры әти-әниләргә педикулезны булдырмау чаралары турында хәтерләткән иде. Татарстанда былтыр җиде айда бетләүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,5 процентка арткан диелде. Бет йоктыручыларның 74 проценты мәктәп укучылары булган.
  • "Татарча подкаст"ның февраль аенда чыккан "Милли һәм файдалы" сериясендә ашау-эчү, сәламәтлек, туклану белән бәйле гореф-гадәтләр турында белгеч киңәшләре булган иде.
  • "Татарча подкаст"ны Азатлыкның социаль челтәрләрендәге бөтен аккаунтларында, YouTube-та, Google Podcast, Spotify кебек платформаларда тыңларга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG