Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пост-Русия азат халыклары форумы" Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылды


Русия баш прокуратурасы
Русия баш прокуратурасы

Бу иҗтимагый хәрәкәт Русия төбәкләренең мөстәкыйльлеге артуын, аларның хәтта Русиядән чыгуын таләп итүче активистларны берләштерә.

Русия баш прокуратурасы Польшада теркәлгән "Пост-Русия азат халыклары форумын" теләнмәгән оешма дип таныды. Бу иҗтимагый хәрәкәт Русия төбәкләренең мөстәкыйльлеге артуын, аларның хәтта Русиядән чыгуын таләп итүче активистларны берләштерә.

Баш прокуратура фикеренчә, Форумның эшчәнлеге "Русия Федерациясе конституцион корылышы нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра", ә аның утырышларында "этнофетнәчел хәрәкәтләр лидерлары һәм чит ил спикерлары чыгыш ясый, аларда Русиягә каршы рух нык чагыла".

Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп бурычы - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".

  • 31 гыйнвар Брүсселдә, Еворопа парламентында "Империячел Русия: яулап алу, колониаль сәясәт, геноцид" дип исемләнгән җыен узды. Аны "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы" оештырды, бу аның бишенче утырышы булды.
  • Анда Британиядә сәяси сыену алган татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов та катнашырга тиеш иде, тик илгә керә алмады. Бельгия иммиграция офисы матбугат хезмәте Азатлыкка белдерүенчә, Кашапов документлары илнең виза таләпләренә туры килмәгән.
  • Рәфис Кашапов катнаша алмаса да, аның мөрәҗәгате укылды. Ул үз хатында татарларның Русия басымы астында яшәүләре, аларның саны бик тиз кимүе турында язды.
  • Русиядә "теләнмәгән оешмалар" турындагы закон 2015 елда кабул ителде. "Теләнмәгән" оешма дип танылу аның Русиядә эшчәнлеге тыелуга, ә андый оешма белән хезмәттәшлек итү җинаять эше ачылуга һәм иректән мәхрүм ителүгә китерә ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG