Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты хакимиятендә эшләүчеләргә март ахырына кадәр iPhone кулланудан туктарга кушканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хәзер түрәләргә Android системлы телефоннар, яки Кытай програмнары, шулай ук “Аврора” урнаштырылган телефоннар алырга киңәш иткәннәр. “Аврора”ны “Ростелеком”ның бүлендеге - “Ачык мобиль платформа” ширкәте уйлап тапкан иде.

Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт блогы хезмәткәрләренә март ахырына кадәр iPhone-нарын башка маркадагы һәм башка операция системы урнаштырылган смартфоннарга алыштырырга кирәк булачак, дип яза чыганакларына сылтама белән "Коммерсантъ".

"iPhone бетте. Йә ташлыйсы, йә балаларга бирәсе. Март беткәнче моны бөтен кешегә эшлисе", дигән басманың бер әңгәмәдәше.

Түрәләргә бу күрсәтмәне Мәскәү янында ай башында узган семинарда биргәннәр, диелә. Бу бәхәсләр тудырган, әмма эчке сәясәт белән идарә итүдә президент хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко фикер алышуларга нокта куйган: ул кул астында эшләүчеләргә айфоннарын алыштыру вакытын 1 апрельгә кадәр дип билгеләгән, дип яза басма.

"Коммерсантъ"ның хәбәрдар чыганагы әйтүенчә, мөгаен Кремль үзенең хезмәткәрләренә яңа "имин" смартфоннар сатып алыр. Шулай ук басмага президент хакимиятенә якын чыганагы әйтүенчә, Apple җиһазларын куллануга тыю - төбәкләрдәге эчке сәясәт блокларындагы түрәләргә дә кагылачак.

Түрәләргә айфон кулландырмау - иминлекне кайгыртып эшләнә, бу гаджетларны, башка смартфоннар белән чагыштырганда Көнбатыш белгечләренең җимерү, аның аша шымчылык итү куркынычы зуррак дип саныйлар, дигән басмага әңгәмәдәше.

Хәзер президент хакимиятендәгеләргә Android системлы телефоннар, яки Кытай програмнары, шулай ук "Аврора" урнаштырылган телефоннар алырга киңәш иткәннәр диелә. "Аврора"ны "Ростелеком"ның бүлендеге - "Ачык мобиль платформа" ширкәте уйлап тапкан иде.

  • Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләре, АКШ һәм Британия чикләүләренә дучар булды. Күп чит ил ширкәтләре үз тауарларын Русиягә сатмый башлады. Аерым алганда Apple узган ел март аенда тәэмин итүен туктатты.
  • Илдә кайбер тауарларга, шул исәптән даруларга, чит ил техникасына, брендлы киемнәргә һәм башка тауарларга дефицит туу куркынычы булганга, Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Русиягә параллель импортны легальләштерү турында хәбәр итте. Элек тауарларны ил эченә күпләп алып кергәндә, аны җитештерүче рөхсәте кирәк иде. Рөхсәтең булмаса, 100 мең сумнан 5 миллион сумга кадәр штраф түләттеләр, ә тауарлар юк ителде. Хәзер бу чикләүләр бетерелде.
  • Июньдә re:Store кибетләре Русиягә параллель импорт белән iPhone һәм MacBook кертә башлады. Әмма Apple һәм Samsung смартфоннарын кайтарту күләме 2022 елның март ае белән чагыштырганда, август аенда 80-90 процентка азрак булган, диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG