Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" "хакимияткә килгәч" Украинада сугышучы Башкортстан солдатларына амнистия вәгъдә итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Без "тыныч халыкка каршы җинаятьләрдә, тыныч халыкны үтерүдә, талауда, Украина халкын җәзалауда һәм рәхимсез мөгамәләдә күренмәгән" контракт буенча хезмәт иткән һәм мобилизацияләнгән солдатлар турында сүз алып барабыз, диелә анда.

Күптән түгел төзелгән "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте Комитеты" Башкортстанның барлык халкына Русиянең Украинага каршы агрессиясен хөкем итәргә һәм Путин режимы белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга чакырып мөрәҗәгать итте.

"Безнең Башкортстан республикасы, Мәскәүнең хокуксыз колониясе булып, Украинага каршы бу рәхимсез агрессиядә катнашырга мәҗбүр. Рәсми мәгълүматларга караганда гына да, безнең республикадан бу сугышта 500дән артык ир-ат үлгән, һәм тагын да күбрәге җәрәхәтләнгән һәм гарипләнгән", диелә мөрәҗәгатьтә.

— Без беләбез, сезнең күбегез сугышны яшерен рәвештә хөкем итә ... Икенче яктан, без Башкортстан республикасы халкының Путин һәм аның бандасы җинаятләрендә катнашуын күрәбез. Русия баскынчылары гаскәрләре ягында сугышучылар бар, республиканың башка халкын Путин сәяси режимы ягында сугышырга өндәүчеләр бар һәм ачыктан-ачык фашистик пропагандада катнашучылар бар", диелә документта.

Мөрәҗәгать авторлары әйтүенчә, "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" "хакимияткә килгәч" тыныч халыкка каршы җинаятьләрдә катнашмаган, кулларыннан зыян күрмәгән һәм кешеләр үлмәгән, фашистик пропагандада тапланмаган, Украина белән сугышырга өндәмәгәннәргә амнистия гарантияли.

Мөрәҗәгать авторлары шулай ук "җентекләп тикшерелгәннән соң" Украинада "тыныч халыкка каршы җинаятьләрдә, тыныч халыкны үтерүдә, талауда, Украина халкын җәзалауда һәм рәхимсез мөгамәләдә катнашмаган" контракт буенча хезмәт иткән һәм мобилизацияләнгән солдатларга амнистия гарантияләчәген әйтә.

— Моның өчен сезгә Путин ягында сугышуны туктатырга һәм командирларыгызның җинаятьчел боерыкларын үтәүдән баш тартырга кирәк", диелә мөрәҗәгатьтә. Аның авторлары "ихтыярилардан төзелгән хәрби хәрәкәтләрдә" катнашучыларга амнистия булмаячагын әйтә.

"Комитет" шулай ук кешелеккә каршы сугышкан, геноцид һәм сугыш җинаятьләренә катнашкан Русия кораллы көчләре хәрбиләренең "иртәме-соңмы ачыклануы һәм хөкем ителүе" турында хәбәр итте.

"Без мондый җинаятьчеләрне җавапка тартырга һәм аларны Халыкара трибуналга тапшырырга актив ярдәм итәчәкбез", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" 2023 елның март башында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелә. Комитет "Русиянең бәйсез Украинага каршы башлаган агрессив сугышын катгый хөкем итә һәм Русия агрессиясенә дучар булган Украина халкына теләктәшлек белдерә".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG