Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ялгыз пикетка чыккан активист тоткарланган һәм җибәрелгән


Тарас Харченко
Тарас Харченко

Активисттан аңлатма яздыртканнар. 

Казанның Бауман урамына "Хватит раскачивать лодку. Нашей крысе плохо" дигән шигар тотып чыккан активист Тарас Харченконы тоткарлаганнар һәм җибәргәннәр. Бу хакта "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе телеграм каналы яза.

Харченконы "Кольцо" сәүдә үзәгендә урнашкан полиция пунктына алып килгәннәр. Активисттан язмача аңлатма алганнар. Аннары җибәргәннәр. Шуннан соң Харченко ""Свободу Навальному" дигән шигар белән тагын бер ялгыз пикетка чыккан.

Бүген иртән билгесез кеше Казанда сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында "Навальный" дип инлизчә язылган "Оскар" статуэткасы копиясен калдырган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG