Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан референдумының 31 еллыгына Казанда татар тасмалары таратылды


Казанның Бауман урамында татар тасмаларын тарату
Казанның Бауман урамында татар тасмаларын тарату

“Азатлык” татар яшьләре активистлары 1992 елның 21 мартында уздырылган Татарстанның суверенлыгы турында референдумына 31 ел тулуны Казанда Татарстан байрагы төсендәге татар тасмалары таратып искә алды.  Барлыгы 5 мең тасма таратылган.

Берлек рәисе Наил Нәбиуллин моннан 31 ел элек уздырылган Татарстан референдумын республиканың иң зур казанышы дип саный.

"Чөнки татар халкы демократия юлы белән бердәм рәвештә үзенең хокукларына ирешүен күрсәтте. Референдум нәтиҗәләре татар халкының омтылышларын, Татарстанның ирекле булырга теләвен күрсәтте", ди ул.

Наил Нәбиуллин сүзләренчә, хәзер татар халкына ул көннәрдәге бердәмлек җитеп бетми һәм бу милли мәнфәгатьләрне яклауда аеруча да ачык чакыла.

"Милләтебез шактый авыр хәлдә, күп кенә хокукларыбыздан чигендек. 31 ел элекке кебек бердәм булсак безнең хокукларыбызны беркем дә тартып ала алмас иде. Ул көнне горурлык һәм каһарманлык көне дип атап була.

Татар тасмасы да дәүләтчелек символы. 1992 елның 21 марты татар өчен иң мөһим тарихи көннәрнең берсе булуга карамастан, кызганычка бу көнне беркем дә зурлап искә алмый. Шулай да татар милли хәрәкәте бу көнне онытмый һәм шушындый форматта булса да искә төшерәбез", ди ул.

1992 елның 21 мартында Татарстанның дәүләт статусы буенча референдум үткәрелә. "Сез Татарстан республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак Русия федерациясе, башка республикалар һәм дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә урнаштыруы белән килешәсезме?" дигән сорауга республика халкының 61,4 проценты "әйе" дип тавыш бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG