Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда армиядән качарга булышучы ширкәткә штраф салганнар


Штрафны реклам турындагы канунны бозу маддәсе нигезендә салганнар.

Татарстанда "Хәрби хезмәткә чакырылучының хокукларын яклау" оешмасына 50 мең сум штраф салганнар. Оешма үзе Башкортстанныкы булган, аны "гаскәрдә хезмәт итүдән качарга булышу турындагы реклам" өчен җәзага тартканнар. Бу хакта "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, бу ширкәт Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләргә гаскәргә баруны кичектерергә булыша алуын искәрткән, хәрби билет тәкъдим иткән, бу мәгълүматны сайтына урнаштырган.

Ширкәт берничә төрле тариф белән хезмәт күрсәткән. Әйтик, "Ашыгыч" һәм VIP-җыелма тарифларын сайлаганда юристлар белән табиблар киңәшеннән тыш, мөштәриләргә чакырылыш комиссиясенең карарларын шикаять итү дә тәкъдим ителгән.

Татарстанның монополиягә каршы федераль хезмәте (УФАС) мәгълүматынча, бу ширкәт кешеләргә канунлы рәвештә гаскәрдә хезмәт итүдән качарга булышкан, барлыгы 35 мең мөштәригә хезмәт күрсәткән. Әлеге ширкәт "Әти-әниегезнең сәламәтлеген саклагыз. Сез гаскәрдә вакытта иң нык борчылучылар – әти-әниләрегез", "Егет гаскәрдә хезмәт иткәндә аерылышу очракларының күп булуы беркемгә сер түгел", "Без сезгә гаскәрдә хезмәт итмәскә булышу өчен канунлы нигезләрне һәрчак табабыз" дигән шигарьләр дә кулланган диелә.

Монополиягә каршы федераль хезмәт фикеренчә, мондый реклам "ширкәт хезмәтләреннән файдалансам, гаскәргә барудан азат ителә алам дигән ялгыш фикер тудырган". Ширкәтнең бу гамәлләрен рекламның дөреслеккә туры килүе принципларын боза, чакырылыш кампаниясендә катнашучыларның абруен, дәрәҗәсен төшерә дип бәяләгәннәр. Штрафны административ хокук бозулар кодексының 14.3 маддәсе беренче өлеше нигезендә ( реклам турындагы канунны бозу) салганнар. Бу маддә 500 мең сумга кадәр штраф бирүне күз уңында тота.

Административ эшне Татарстан хәрби комиссариаты мөрәҗәгатеннән соң ачканнар. Ул УФАСка 2021 елның августында ук мөрәҗәгать иткән булган.

  • Февраль башында Башкортстан парламенты хәрби чакырылыштан качарга булышучы рекламнарны тыярга тәкъдим итте. Дәүләт җыены депутатлары "Реклам турындагы" федераль канунга төзәтмәләр әзерләп, аны Русия думасына кертергә ниятли.
  • Республика парламенты рәисе Константин Толкачев хәрби хезмәт узудан качкан өчен җинаять җаваплылыгы бирелүен хәтерләтте һәм мондый рекламнар кешеләрне канун бозарга этәрә диде. "Хәрби бурычлы гражданнарга һәм чакырылыш кампанияләре барышына мондый рекламның тискәре йогынтысы булмасын өчен, аны тыярга тәкъдим итәбез", дигән иде Корылтай рәисе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG