Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Китаптар" сайты идарәчеләре Роскомнадзорга сайтны ачу таләбен җибәрде


Илдар Киньябулатов
Илдар Киньябулатов

Әлегә сайтның көзге сылтамасы ясалды. 

"Китаптар" сайты Роскомнадзорга сайтта "Джихад татарского народа" китабы турындагы мәкалә бетерелүе һәм томалауның хаталы һәм канунсыз булуы турында хәбәр юллады. Бу хакта Азатлыкка сайт идарәчеләренең берсе Илдар Киньябулатов белдерде.

Томалау сәбәбе булып 2008 елда Пенза өлкәсе мәхкәмәсе кабул иткән карар күрсәтелә, ләкин 2008 елда "Китаптар" сайты да, Бердин мәкаләсе дә булмаган. Томалау мәкаләдә "тыелган мәгълүмат" дип табылган китап исемен атау сәбәпле генә урын алган, ди ул.

Хәзергә Русиядән башкорт китапларын укыр өчен сайт идарәчеләре вакытлыча көзге-сылтама ясады. Алар томалау туктатылмаса, Роскомнадзор гамәлләренә шикаять юлланачак, диде Киньябулатов.

Элегрәк Русиядә "Китаптар" дип аталган башкорт электрон китапханәсе сайты томалануы билгеле булды. Роскомнадзор сайт авторларын томалау "Джихад татарского народа" китабы турындагы мәкаләгә бәйле дип кисәткән. Әлеге китапны тәнкыйтьләгән мәкаләне Азат Бердин язган. Китап үзе 2008 елда ук экстремист китаплар исемлегенә кертелгән булган.

Азатлыкка билгеле булганча, Ихтика башкорт электрон китапханәсе дә охшаш дәгъва белән Роскомнадзордан кисәтү алган. Сайт әлегә Русиядә ачыла.

"Китаптар" сайты 2014 елда булдырылган иде. Әлеге ресурста ике меңгә якын китап тупланган. Хәзерге вакытта сайт Русиядә ачылмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG