Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда үсмерләр арасында үзенә кул салучылар арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Узган ел 22 бала үзенә кул салган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, ике үсмер бу вакытта хәмер яки наркотик кулланудан исерек булган. 2022 ел күрсәткечләре соңгы биш ел өчен иң начары булып тора.

2022 елда Татарстанда балигъ булмаучылар арасында үзләренә кул салучылар саны шактый артуы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы утырышында республиканың бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец белдерде.

Аның әйтүенчә, былтыр 22 үсмер үзен үтергән. 2021 елда – 14, 2020 елда – 11 бала үзенә кул салган булган. Ике елда мондый очраклар ике тапкырга арткан дигән сүз. Волынец искәртүенчә, 2022 ел күрсәткечләре соңгы биш ел өчен иң начары булып тора.

Омбудсмен хисабында әйтелгәнчә, үзенә кул салган балаларның яшьләре кечерәя баруы күзәтелә. Элек мондый очраклар булганда балаларның яше 13 яшьтән башланган, хәзер исә 11 яшьлекләр арасында да гомерен өзүчеләр бар.

Шул ук вакытта үзенә кул салган балаларның 14е тулы һәм социаль имин гаиләләрдә яшәгән, җидесе исә – тулы булмаган гаиләләрдә.

Былтыр, нигездә, 16-17 яшьлек балалар үзләрен үтергән, шундый 12 очрак теркәлгән.

Волынец биргән белешмәләрдән күренгәнчә, 13 бала мәктәптә, биш бала көллияттә укыган. Бер балигъ булмаган бала - югары уку йорты студенты. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, ике үсмер үзенә кул салган вакытта хәмер яки наркотик кулланып исерек булган.

  • Узган ел сентябрь ахырында Татарстанның Саба районы Юлбат авылында 6нчы сыйныф укучысы үзенә кул салган иде. Авылда әтисен сугышка алмасыннар өчен шулай эшләгән дигән сүз таралды.
  • Азатлык авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиевкә шалтыратты. Ул башта вакыт юк дип сорауга җавап бирергә теләмәде, "вакыты ул түгел" диде, соңрак шалтыратабыз дигәч, малайның үз-үзенә кул салуы мобилизация сәбәпле булуы дөрес түгел диде. Шул ук вакытта сәбәпләрен белмәүләрен әйтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG