Accessibility links

Уфа хастаханәсендә кызамык белән бәйле карантин кертелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хастаханәгә дәваланырга килүчеләрдән кызамыктан вакцина ясатуы турында белешмә сорыйлар яки авыруга каршы тәнчекләре булу-булмауга тикшерәләр.

Уфаның 22нче хастаханәсендә кызамык белән бәйле карантин кертелгән. Бу хакта UTV телеканалы хәбәр итә. Мәгълүматны Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте раслаган. Бу чикләүләр 6 апрельгә кадәр гамәлдә калачак.

Хастаханәгә дәваланырга килүчеләрдән кызамыктан вакцина ясатуы турында белешмә сорыйлар яки авыруга каршы тәнчекләре булу-булмауга тикшерәләр, дип яза Mkset та министрлыкка сылтама белән.

17 мартта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Башкортстанда кызамык йоктыруның биш очрагы ачыклануын белдерде. Аларның берсе дә бу авырудан вакцина ясатмаган булган, чирне Мисырда һәм Таҗикстанда йоктырган диелде.

  • Кызамык бик йогышлы авыру санала. Гадәттә аның белән балалар авырый. Вирусны кызамыклы кеше белән турыдан-туры элемтә булмаса да йоктырырга мөмкин. Әйтик, бүлмәгә авыру кеше кереп-чыкса, аннан соң кергән кешеләргә дә бу чирнең йогуы бар.
  • Кызамыкның билгеләре: коры ютәл, томау төшү, бизгәк, хәлсезлек, аппетит кимү, күзләр кызарып чыгу (конъюнктивит).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG