Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда күлләвектә өч яшьлек бала батып үлү уңаеннан җинаять эше ачылган


23 мартта Мәчетле районының Азангол авылында бер гаиләдән өч, дүрт һәм биш яшьлек өч бала өйләреннән ерак булмаган чокырда йөргән, бу чокырга су җыелып каткан булган. Өч яшьлек кыз күлләвеккә төшкән уенчыгын алмакчы булган һәм суга егылган.

Башкортстан тикшерү комитеты өч яшендәге кызның күлләвектә батып үлүе сәбәпле җинаять эше ачкан. Оешманың матбугат хезмәте эшне "Саксызлык сәбәпле үлемгә китерү" маддәсе нигезендә ("Җинаять кодексының 109 маддәсе 1 өлеше) ачуларын дип хәбәр итә.

Тикшерү фаразынча, кичә, 23 мартта Мәчетле районының Азангол авылында бер гаиләдән өч, дүрт һәм биш яшьлек өч бала өйләреннән ерак булмаган чокырда йөргән, бу чокырга су җыелып каткан булган.

Балалар күлләвеккә ташлар һәм таяклар атып уйнаган. Өч яшьлек кыз күлләвеккә төшкән уенчыгын алмакчы булган һәм суга егылып төшкән. Балалар әтиләрен чакырып китергән, әмма ул килгәндә кыз инде тончыгырга җитешкән. Чокырдагы суның тирәнлеге бер метр, күлләвек мәйданы ун метр тирәсе диелә.

Тикшерүчеләр гаиләнең яшәү-көнкүреш шартларын тикшерә, туганнарыннан сорау ала диелә хәбәрдә.

  • Быел февраль ахырында Татарстанның Тәтеш шәһәрендә 10 яшьлек бала мәктәптән өйгә кайтып барган чакта ачык канализация чокырына төшеп үлгән иде. Якын-тирә йортларда яшәүче кешеләр анда юынтык су түккән диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG