Дәүләт департаменты вәкиле Ведант Патель CNNга әйтүенчә, алар вазгыятьне күзәтүне дәвам итәчәк. Ләкин аның ассызыклавынча, АКШ Дәүләт департаменты Русиянең Украинада атом коралын кулланырга әзер булуын күрсәтүче билгеләр күрми, һәм Вашингтон үз атом көчләрен югары әзерлеккә китерергә кирәк дип санамый.
Пентагон һәм АКШ иминлек шурасы да шундый ук белдерү ясады.
АКШның сугышын өйрәнү институты (ISW) Путинның әңгәмәсен "чираттагы мәгълүмати операция" дип атады. Институт белгечләре Путинның Русия хәрби-сәнәгать комплексын мобилизацияләү мөмкинлеге турындагы сүзләре Украинаның Көнбатыш хезмәттәшләрен куркыту өчен арттырып әйтелгән дип саный.
Украина иминлек һәм саклану шурасы секретаре Алексей Данилов Путинның Беларуста тактик атом коралы урнаштыру турындагы сүзләре илнең эчке тотрыксызлыгын арттыру адымы дип бәяләде.
Аның фикеренчә, бу беларус җәмгыятендә Русия һәм Путинга тискәре карашны арттыра. "Кремль Беларусны атом әсирлегенә алды", диде Данилов.
- Шимбә көнне Россия-24 дәүләт телеканалы Президент Путин белән әңгәмә чыгарды. Анда Путин Александр Лукашенко үтенече белән Беларуста Русиянең тактик атом коралын урнаштырырга ниятләвен әйтте. Русия президенты сүзләренчә, Беларуста тактик атом коралы өчен саклагыч төзелеше 1 июльгә тәмамланырга тиеш. Моннан тыш, Путин сүзләренчә, Беларуска бу коралны куллана алган "Искәндәр" ракет системы тапшырылган.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум