Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Бөтенрусия авыл Сабантуе өчен татар ишегалды төзүгә 12,5 миллион сум акча тотачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Татар ишегалдында музей, татар бизәкләре төшерелгән йорт, мич, кое, күпер, бизәкле капкалар һәм мәчет булачак. Бөтенрусия авыл Сабантуе Әстерхан өлкәсендә 27 майда үтәчәк.

Татарстан Әстерхан өлкәсендәге Бөтенрусия авыл Сабантуена татар ишегалды төзү өчен үз бюджетыннан 12,5 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Бу мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан.

Документлардан күренгәнчә, татар ишегалдында зур булмаган музей, татар бизәкләре төшерелгән йорт, мич, кое, күпер, бизәкле капкалар һәм мәчет булачак. Шул ук вакытта эшне башкаручыга Татарстанда җитештерелгән материаллар һәм эшләнмәләр куллану киңәш ителгән.

Гаризалар 3 апрельгә кадәр кабул ителә, 5 апрельдә исә җиңүчене ачыклаячаклар.

Бөтенрусия авыл Сабантуе Әстерхан өлкәсендә 27 майда үтәчәк. Бәйрәмгә Татарстанның иҗат төркемнәре дә киләчәк.

  • 2023 елда Русиянең 59 төбәгендә һәм 37 чит илдә 388 Сабантуй уздыру ниятләнә. Әстерхандагы Сабантуйдан тыш, 1 июльдә Кемеровода федераль һәм халыкара Сабантуй үтәчәк. 8 июльдә Түбән Новгородта беренче Идел буе Сабантуе оештырыла. Шулай ук бәйрәмне Төркиянең Искешәһәрендә дә уздырмакчылар.
  • Быел сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк, ягъни ярышлар алга чыгачак. Сабантуйның 14 милли уены буенча методик басма әзерләнгән. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган дип хәбәр ителде.
  • 2021 елның елның августында Татарстан хөкүмәте республикада һәм чит төбәкләрдә сабантуйлар уздыруның төп кагыйдәләре китерелгән документ кабул итте. Әлеге кагыйдәләр Татарстанда, бигрәк тә чит төбәкләрдә һәм башка илләрдә татар халкының милли бәйрәме ничек узарга тиешлеген раслый.
  • Аерым алганда, һәр Сабантуй бәйрәме рәсми кабул ителгән график нигезендә узарга тиеш, аның сценарие һәм режиссеры булырга, тавыш һәм ут куелышы оештырылырга тиеш диелә. Сабантуйда милли уеннарның 12 төрен кертү мәҗбүри. Алар арасында капчык сугышы, йомыркалы кашык кабып, сулы чиләкләр куелган көянтә белән йөгереш, капчык киеп йөгереш, чүлмәк вату, катыктан авыз белән тәңкә эзләү, аркан тарту, баганага менү, ат чабышы һәм татарча көрәш тә булу зарур.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG