Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяһу илдәге протестлар сәбәпле, мәхкәмә реформасын туктатып торачакларын белдерде. Бу хакта Израил медиалары хәбәр итте.
Реформа кабул ителсә, Югары мәхкәмә хөкүмәт карарларын гамәлдән чыгара алмаячак, ә аның хөкемдарларын парламенттагы күпчелек сайлап куя алачак иде.
Парламент реформаны тавыш бирүләргә киләсе атнада чыгарырга тиеш иде. Аңа каршы чыгучылар бу үзгәрешләрне кабул итү мәхкәмәләр бәйсезлеген югалту дигәнне аңлатачак диде. Илдә 9 миллионлап кеше яши, ә кичә, 26 мартта урамнарга 600 меңнән артык кеше чыкты. Биньямин Нетаньяһу хөкүмәте тәкъдим иткән мәхкәмәләр реформасына каршы протестлар 12 атна рәттән дәвам итте.
Бүген, 27 мартта Израиль президенты Ицхак Герцог ил хөкүмәтен киңкүләм протестларга сәбәпче булган мәхкәмә реформасын туктатырга чакырган иде. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Израиль иминлеге, икътисады һәм җәмгыяте куркыныч астында.
26 мартта, якшәмбе көнне мәхкәмә реформасын кабул итү процессын туктату тәкъдиме белән Израил саклану министры Йоав Галант та чыгыш ясаган иде. Ул килеп туган хәлләр ил иминлегенә куркыныч тудыра, гаскәрдә дә протест рухы бар, дип искәртте. Аны Израилнең элекке премьер-министры, оппозиция җитәкчесе Яир Лапид та хуплады. Моңа җавап итеп Нетаньяһу саклану министрын вазифасыннан җибәрде.
Галлант вазифасыннан җибәрелгәч, протестлар көчәйде. Тель-Авивта каршылык күтәрүчеләр Израилнең төп шоссесы Аялонны тугыз сәгатькә томалады. Студентлар һәм яшьләр дәүләт шурасы баш күтәрде һәм дәресләрне туктатып торуларын игълан итте.
- Нетаньяһу протест белдерүчеләрнең максаты – үзен хакимияттән читләштерү дип фаразлады. Ул декабрьдә алтынчы тапкыр премьер-министр итеп сайланды. Хәзерге вакытта аңа каршы коррупция турында өч җинаять эше ачылган, ул гаебен кире кага.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум