Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Проект": Русиядән күпләп галимнәр һәм югары уку йортлары укытучылары китә


Русия фәннәр академиясе профессоры, астрофизик Сергей Попов сугышка каршы ачык хат язды, соңрак Русиядән китте
Русия фәннәр академиясе профессоры, астрофизик Сергей Попов сугышка каршы ачык хат язды, соңрак Русиядән китте

“Тулы бер фәнни тармаклар туктап калды, тикшеренүләр алып барылмый. Без берничә елга артка алып ташландык”, дип белдергән басмага Русия фәннәр академиясе профессоры Сергей Попов.

Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле Русиядән бәйсез журналистлар һәм мобилизациядән качып яшьләр генә түгел, галимнәр дә китә башлаган.

"Проект" басмасы сугыш башланганнан соң Русиядән киткән 28 билгеле галимнең һәм укытучының исемнәрен ачыклаган. Алар арасында исемнәре дөньяда билгеле булган, күпсанлы премияләр җиңүчеләре: әйтик Русия фәннәр академиясе академигы, Мәскәү математика җәмгыяте президенты Виктор Васильев, Русия фәннәр академиясе әгъза-хәбәрчесе, астрофизик Юрий Ковалев, академиянең профессорлары астрофизик Сергей Попов һәм биолог Александр Марков бар.

Илдән киткән галимнәрнең гомуми саны тагын да күбрәк. Scholars at Risk оешмасы гына да Русиядән 200 кешене алып чыккан, ә 62 фән эшлеклесенә Александр фон Гумбольдт исемендәге алман фонды китәргә булышкан.

Ә Русиядән чит илгә чыгарга теләгән галимнәрнең Telegram-чатларында хәзерге вакытта алты меңнән артык кеше бар, дип искәртә "Проект".

"Тулы бер фәнни тармаклар туктап калды, тикшеренүләр алып барылмый. Без берничә елга артка алып ташландык", дип белдергән басмага Русия фәннәр академиясе профессоры Сергей Попов. 2022 елның февралендә ул сугышка каршы ачык хат язган иде, берничә айдан Русиядән китте.

Шул ук вакытта "Проект" язуынча, бу галимнәрне беркем дә Русиядә калырга үгетләмәгән, киресенчә, фәнни оешмалар һәм мәгариф оешмалары кыйммәтле белгечләрен үзләре тапшырган, шул исәптән алар өстеннән шымчылык итеп һәм яла ягып та.

Басма алдынгы югары уку йортларының сугышка каршы чыккан һәм эштән җибәрелгән 20 укытучысы исемен ачыклаган.

Югары уку йортлары укытучыларын эштән куып кына калмый, тулы бер бүлекчәләрне һәм университет програмнарын да кыскарта, ә фәнни журналларның мөхәррирләре чит илгә киткән галимнәр чыгарган мәкаләләрдән аларның авторларын сөртә, дип искәртә басма.

  • Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә һөҗүм итте. Мәскәү моның сугыш булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG