Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызы сугышка каршы рәсем ясаган атаны ике ел колониягә хөкем иттеләр


Алексей Москалев
Алексей Москалев

Алексей Москалев үзе хөкем карары игълан ителгән мәхкәмә утырышында катнашмады, ул йорт сагыннан качып киткән дип белдерделәр.

Сугышка каршы рәсем ясаган мәктәп укучысы – Маша Москалеваның әтисе Алексей Москалевны ике елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр. "Медиазона" хәбәренчә, бу карарны Тула өлкәсенең Ефремов районара мәхкәмәсе чыгарган.

Аны Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе, 1 өлеше) хөкем иткәннәр. Шулай ук хөкемдар Москалевның кызын социаль хезмәтләр тәрбиясенә тапшырачакларын әйткән. Прокуратура Москалевка ике ел колония сораган иде.

Хөкем карары яңгыраганда Москалев үзе булмаган. Мәхкәмә сүзчесе Ольга Дьячук белдерүенчә, ул хөкем карары игълан ителер алдыннан төнлә йорт сагыннан качып киткән.

Маша Москалева рәсем дәресендә "Булмасын сугыш" һәм "Украинага дан" дигән рәсем ясаган иде. Бу 2022 елның апрелендә булды. Рәсемдә украин байрагы тоткан хатын-кызның РФ ракетларыннан баласын каплавы сурәтләнгән.

Дәресләрдән соң икенче көнне Москалевны кызы белән мәктәптән полиция алып китте. Бүлекчәдә аңа "Одноклассники"да калдырган фикере өчен гаскәрне "кимсетү" турында беркетмә төзеделәр, бу беркетмә нигезендә 32 мең сум штраф салдылар.

Алексей Москалевтан һәм аның кызыннан ФСБда да сорау алдылар. Әтисенең эше нигезендә мәхкәмә утырышы булгач та, икенче көнне үк Машаны махсус хезмәтләр алып китте. Маша мәктәпкә йөрми башлады һәм өйдән белем алуга күчте. Былтыр 30 декабрьдә аларның өйләрендә тентү булды.

Москалев тентү барышында ФСБ хезмәткәрләренең бөтен техниканы, шулай ук гаиләнең җыеп куйган акчаларын – 125 мең сум һәм 3150 долларны тартып алуын сөйләде. Үзе әйтүенчә, куәт оешмалары вәкилләре аннан "Бу долларлар сиңа каян килде? Хуҗаң кем? Кемгә эшлисең?" дип сораган.

Москалев сорау алган вакытта кыйналуын белдерде. Шуннан соң ул кызы белән бергә үзләре яшәгән шәһәрдән 100 километр ераклыктагы Узловая каласына күчеп китте.

1 мартта Алексей Москалевны тоткарладылар, аңа Буча кешеләрен, Еленовкада әсир украиннарны үтерү турында "Одноклассники"да калдырган фикерләре өчен гаскәрне кабат "дискредитацияләү" турында җинаять эше ачылды. Җинаять эшен төгәл генә нинди фикерләре өчен ачуларын тикшерү комитеты үз хәбәрендә ачыклап тормады.

2 марттан Москалев өй сагында утырды.

Маша Москалеваны балигъ булмаучылар өчен үзәккә алып киттеләр. Ул әтисе белән элемтәдә тормый. Соңрак билгеле булганча, алар элек яшәгән Ефремов шәһәренең балигъ булмаучылар эшләре комиссиясе кызның әнисен дә, әтисен дә ата-ана хокукларында чикләүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән булган.

Комиссия башлыгы Светлана Давыдова әйтүенчә, Москалевлар гаиләсе 2022 елның маеннан "социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр исәбендә" тора. Ул кызның әтисе ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылды һәм кызын мәктәптә укырга кайтару өчен берни эшләмәде, ә әнисе аерым яши һәм баланың тормышы белән кызыксынмый дип ышандыра.

Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү белән бәйле мәхкәмә утырышы 6 апрельгә билгеләнгән.

Мәхкәмә Алексей Москалев эшен бер көндә – 27 мартта карап чыкты. Прокурор аны ике елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады. Мәхкәмә утырышында Москалев бу җинаять эше ачылуга сәбәпче булган постларны мин язмадым, диде. Ул "Одноклассники"дагы сәхифәсен берничә тапкыр җимерүләрен әйтте .

Мәхкәмә утырышында Москалев кыска гына соңгы сүз әйтте: "Әгәр Украинадагы "махсус хәрби операция"гә мөнәсәбәтләрен сорасагыз, бу залдагы кешеләрнең дә 90 проценттан артыгы каршы булуын әйтәчәк. Мин алар белән ризалашачакмын. Үлемнәргә, һәлак булган кешеләргә нинди мөнәсәбәттә булырга мөмкин? Сугышка тагын нинди мөнәсәбәттә булырга – тискәре, билгеле. Әмма ниндидер мыскыллаулар язарга... Мин моны эшләмәдем", диде ул.

Бүген, 28 мартта – хөкем карары чыккан көнне Москалевның адвокаты Владимир Билиенко Маша тотыла торган ятимнәр йортының хезмәткәрләре белән сөйләшә алган. Аңа кыз ясаган рәсемнәрне тапшырганнар, әтисенә дип язган хатны күрсәткәннәр. Адвокаты әйтүенчә, хатта "Әти, син минем каһарманым", дип язылган.

  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG