Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең физика һәм технология институты студентлары мәҗбүри кытай телен укытуларына каршы имза җыя


Моңарчы биредә белем алучылар "Осторожно, новости" Telegram-каналына үзләрен кытай телен өйрәнергә мәҗбүр итүләрен сөйләгән иде. Бу фән аларның програмында инглиз теле белән беррәттән мәҗбүри буларак куелган.

Мәскәүнең физика һәм технология институты (МФТИ) студентлары шурасы уку йортында мәҗбүри кытай телен кертүләренә каршы петиция астында имзалар җыя башлаган. Бу хакта DOXA хәбәр итә.

Моңарчы биредә белем алучылар "Осторожно, новости" Telegram-каналына үзләрен кытай телен өйрәнергә мәҗбүр итүләрен - бу фәнгә язылырга кушуларын сөйләгән иде.

Укыту програмында кытай теле инглиз теле белән беррәттән мәҗбүри буларак куелган. Шул ук вакытта институт програмыннан испан, алман, француз телләре юкка чыккан, аларга хәзер язылырга мөмкин түгел.

Югары уку йортының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, МФТИ инглиз теленнән соң кытай телен икенче мәҗбүри тел буларак кертү турында фикер алыша. Бу - институтны тәмамлаган кешеләр техник документларны һәм фәнни язмаларны укый алсын өчен кирәк, дигәннәр уку йортының матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта институт белем бирә торган өлкәләргә кагылышлы бөтен фәнни язмаларның 27 проценты кытай телендә, ә 2030 елга барлык техник һәм инженерия документларының 50 процентлабы кытайча булачак, диелә.

  • Шул ук вакытта "Первый отдел" хокук яклау оешмасы соңгы елларда Русия галимнәрен Кытай файдасына эш итүдә, дәүләткә хыянәттә гаепләүләр аз түгел, дип искәртә.
  • Мәсәлән физик Александр Луканинны яшерен технологияләрне Кытайга тапшыруда гаепләп җиде елга утырттылар. МФТИның 69 яшьлек профессоры Валерий Голубкинны исә халыкара проектта катнашуыннан соң дәүләткә хыянәттә гаепләделәр. Акртика тикшеренүчесе, Арктика иҗтимагый фәннәр академиясе президенты Валерий Митьконы – Кытай университетында лекция укыганга дәүләт хыянәтчесе дип шикләнделәр. 81 яшьлек галим хөкем карары чыкканчы мәрхүм булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG