Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорктагы зур жюри Дональд Трампка җинаять гаепләүләрен хуплады  


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Бу – Кушма Штатларның элекке яки гамәлдәге президентына җинаять гаепләүләре белдерелгән беренче очрак. Трамп үзе зур жюри карарын “сәяси эзәрлекләү һәм моңарчы тарихта булмаганча сайлауларга тыкшыну” дип атады.

Кичә, 30 мартта Манхэттенның бүлге прокуроры чакырткан зур жюри АКШның элекке президенты Дональд Трампка финанс хәрәмләшүләре белән бәйле ачылган җинаять эшендә гаепләүне раслады.

Бу эштәге бер эпизод порноактриса Сторми Дэниелска кагыла. Тикшерү фаразынча, 2016 елгы сайлаулар алдыннан Дональд Трамп аңа араларындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләмәсен өчен, 130 мең доллар биргән. Бу эшне алга таба мәхкәмә караячак.

Элекке президент Манхэттен мәхкәмәсендә хөкемдар каршына килгәч, аңа гаепләүләр рәсми белдереләчәк, гаепләүнең нечкәлекләре дә халыкка шул чакта чыгарылачак.

Бу хәл кайда һәм ничек булачагы әлегә хәбәр ителми, әмма Трампны тоткарлаганнан соң, мәхкәмә залына куллары богаулы китерүләре дә бар. Бу – Кушма Штатларның элекке яки гамәлдәге президентына җинаять гаепләүләре белдерелгән беренче очрак.

Трамп үзе зур жюри карарын "сәяси эзәрлекләү һәм моңарчы тарихта булмаганча сайлауларга тыкшыну" дип атады. Аның сүзләренчә, бүлге прокуроры Элвин Браггның "Трампны чыгырыннан чыгарасы килә".

Белгечләр прокуратура өчен бу җинаять эше авыр булачак, дип искәртә. Трамп порноактрисага түләнгән акчаларны юридик хезмәтләр өчен чыгымнар дип күрсәтеп, салым документларын хәрәмләшкән дип фаразлана, ә бу Нью-Йорк кануннарынча – хокук бозу.

Башка бер җинаять кылу өчен эшләнгәндә, ул да җинаять эше дип каралырга мөмкин. Нью-Йорк прокуратурасы "Трамп бу гамәлләре белән федераль сайлау кануннарын бозды", дип ышандыра.

Шулай да, үз вакытында федераль прокуратура тикшерүләр уздыргач Дональд Трампка сайлау кануннарын бозу турында гаепләүләр белдерүдән баш тартты. Юристлар Нью-Йорк мәхкәмәләренең элегрәк мондый эшләр караганы булмады дип тә искәртә.

  • Трамп Республика фиркасеннәнүз намзәтен кабат президент сайлауларына чыгарды. Гаепләү белдерүләре аңа рәсми яктан караганда сайлау алды кампаниясе уздырырга комачау итмәскә тиеш. Америка кануннары моны тыймый.
  • Хәзерге вакытта аны тагын кимендә ике хокук бозу белән бәйле тикшерәләр, бу аңа каршы җинаять гаепләүләре белдерү белән тәмамланырга мөмкин.
  • Федераль прокуратура аны Ак йорттан яшерен документлар алып чыгу белән бәйле дә тикшерә, әлеге документлар Трампның Флоридадагы резиденциясендә табылды.
  • Джорджиядагы бүлге прокуроры Трампны Джорджиядагы президент сайлаулары нәтиҗәләренә йогынты ясамакчы булуда шикләнеп тикшерү алып бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG