Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ФСБ экстремизмда шикләнелүче блогерны тоткарлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сүз Пәрвәнә Обузарова турында бара диелә. Җирле Telegram-каналлар кызга җинаять эшен Украинаны хуплавы өчен ачканнар дип яза. Янәсе ул хәрбиләрне Украинага каршы сугышта катнашудан баш тартырга чакырган постлар чыгарган.

Татарстан ФСБсы һәм экстремизмга каршы көрәш үзәге Казанда яшәүче блогер кызны тоткарлаган. Ул социаль челтәрләрдә экстремист материаллар чыгарган, дип хәбәр итә Федераль иминлек хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ".

Агентлык мәгълүматынча сүз язучы, психолог, хәйрияче, мөселман киемнәре дизайнеры Парвина Әбүзәрова турында бара.

Аның постлары "Дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлек кылуга чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачуга сәбәпче булган диелә. Кызны ФСБ тикшерүчесе чакырган, әмма ул килмәгән, теркәлгән урынында яшәмәгән, шул сәбәпле мәҗбүр итү чарасын бозганга, федераль эзләүгә бирелгән дип сөйләгәннәр агентлыкка.

Блогерны табып тоткарлаганнар. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны йорт сагына җибәргән.

"Татар-информ" чыганагы биргән видеодан кызның мәхкәмә утырышына халаттан килүе күренә. Ул өстенә киюдән баш тарткан, тәртип саклаучыларга буйсынырга теләмәвен күрсәткән, шуңа утырышлар залына аны халатта китергәннәр диелә.

Җирле Telegram-каналлар кызга җинаять эшен Украинаны хуплавы өчен ачканнар дип яза. Янәсе ул хәрбиләрне Украинага каршы сугышта катнашудан баш тартырга чакырган.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы былтыр Путин фәрманы белән 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG