Шанхайның зур логистик ширкәтләре вәкилләре Татарстанның Әгерҗе районында яңа логистик комплекс төзү мөмкинлеген карый, дип хәбәр итә "Бизнес Online", Инвестицион үсеш агентлыгына сылтама белән. Бу мәсьәлә турында 31 мартта, Татарстанга Кытайдан килгән делегация белән сөйләшкәннәр.
Яңа логистик комплекс Татарстаннан туры Кытайга контейнер белән йөкләр ташу, аларны саклау өчен кулланылачак диелә. Татарстанга нинди ширкәт вәкилләре килүе төгәл әйтелми.
Әгерҗедә мөһим тимер юл төене урнашкан. Транс Себер магистраленең үзәк өлеше Әгерҗе аша уза. Аның Киров һәм Пермь аша уза торган төньяк тармагы, Рязань, Самар һәм Уфа аша үтүче көньяк тармагы да бар. Әгерҗе Транс Себер магистраленең Мәскәүдән Уралга һәм Көнбатыш Себергә баручы өч тармагын да тоташтыра.
Хәзерге вакытта Кытай ягы Әгерҗедәге проекты белән бәйле тәкъдимнәрен әзерли. Инвестицияләр күләменә, ни кадәр йөк ташыячакларына төгәллек кертелә, диелә.
Кытайның "шул исәптән азык-төлек тауарлары экспорты белән бик кызыксынуы" әйтелә.
- 2013 елда Кытайның "Бер билбау – бер юл" проекты тәкъдим ителде. 2021 елда Русия һәм Кытай ике миллиард долларлык килешүләр төзеде. Әлеге проектка Казан да керә иде.
- Узган җәй Кытайның "Бер билбау – бер юл" програмы кысаларында Русияне инвестицияләми башлавы билгеле булды. Бу хакта Шанхайның Фудан университеты каршындагы Green Finance & Development Center аналитиклары хәбәр итте.
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң санкцияләр астында калды, аналитиклар фикеренчә, Кыттайның бу чикләүләргә эләгәсе килми, шуңа ул "Бер билбау – бер юл" проекты кысаларында Русиягә инвестицияләрен киметкән.
- Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайнең Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект башлаган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум