Бүген, 4 апрельдә Русиянең бәйсез медиалары журналистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре ачык хат чыгарды. Алар Русиядә кулга алынган The Wall Street Journal журналисты, АКШ ватандашы Эван Гершковичны азат итәргә чакыра.
Хат авторлары Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Гершковичны шымчылыкта гаепләве – коры сүзләр генә ди, моңа ышанмауларын белдерә.
"ФСБ ышандыруынча, имештер Гершкович АКШ кушуы белән эш иткән һәм Русия хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларының берсе турында дәүләт сере булган мәгълүматлар җыйган. Әмма моны берни белән дәлилләмиләр, безгә дәүләт иминлеге тикшерүенең сүзләренә ышанырга тәкъдим итәләр", диелә хатта.
Мөрәҗәгатьне язучылар элегрәк дәүләткә хыянәттә гаепләнеп хөкем ителгән журналист Иван Сафроновны искә ала, ул да журналист эшчәнлеге өчен хөкем ителде, җинаятьләр кылмаган иде, дип белдерә.
Шулай ук хат авторлары "Русиялдә эшләүләрен дәвам итеп, үзләрен куркыныч астына куйган" чит ил хәбәрчеләрен хуплауларын белдерә.
Аерым алганда "Дождь" телеканалы чыгарган бу хат астында Сергей Пархоменко, Александр Плющев, Жанна Немцова, Михаил Зыгарь, Галина Тимченко, Тихон Дзядко, Сергей Смирнов, Любовь Собольнең, һәм башка бәйсез медиа мөхәррирләре, журналистлары, җәмәгать эшлеклеләренең имзалары тора.
- Гершковичны тоткарлаулары турында 30 март иртәсендә билгеле булды. Шул ук көнне Мәскәү мәхкәмәсе аны шымчылыкта шикләнеп тикшерү изоляторына җибәрде. Америка журналисты белән Русиядә 1986 елдан бирле мондый хәлнең булганы юк иде.
- Русия тикшерүе ышандыруынча, журналист АКШ кушуы белән Русия хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларының берсе турында мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнгән. Гаепләүнең нечкәлекләре китерелми. Гершкович кулга алынганнан соң үзе фикер белдерә алмады.
- The Wall Street Journal һәм АКШ хакимиятләре бу гаепләүләрне катгый кире кага һәм журналистның гаепсез булуын әйтә.
- Гершковичны АКШның алдынгы медиалары да яклап чыкты, ә дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровка шалтыратты. Русия Украинага бәреп кергәннән соң, мондый шалтыратулар бик сирәк була башлады.
- АКШ иминлек максатларында үзенең бөтен ватандашларын, шул исәптән журналистларны да Русиядән китәргә чакырды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум