Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия НАТОның 31нче әгъзасы булды


Финляндиянең тышкы эшләр министры Пекка Хаависто (сулда), саклану министры Антти Кайкконен (уңа) һәм НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг НАТО штаб-фатирында
Финляндиянең тышкы эшләр министры Пекка Хаависто (сулда), саклану министры Антти Кайкконен (уңа) һәм НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг НАТО штаб-фатирында

Хәзер НАТОның Русия белән уртак чикләре якынча ике тапкырга артты: 1215 километрдан 2555 километрга җитте. Ә НАТОның әгъза-иленнән Петербурга кадәр ераклык берничә йөз километр гына.

Бүген, 4 апрельдә Финляндия Төньяк Атлантика берлегенең 31нче әгъзасы булды. Бу сәгатьләрдә НАТО штаб-фатирында дәүләтнең НАТОга керүе тантанасы бара.

НАТО баш сәркатибе Йенс Столтенберг "Бу Финляндиянең, Төньяк Европаның һәм гомумән НАТОның иминлеге өчен яхшы көн булачак. Нәтиҗәдә Швеция дә иминрәк булыр", дип белдергән иде.

Хәзер НАТОның Русия белән уртак чикләре якынча ике тапкырга арта: 1215 километрдан 2555 километрга җитә. Ә НАТОның әгъза-иленнән Петербурга кадәр ераклык берничә йөз километр гына.

Финляндиядә НАТОга керүеннән соң алга таба ниләр буласын Русия игътибар белән күзәтеп торачак. Бу хакта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әйтте.

"Төньяк Атлантика блогы корал урнаштыру өчен безнең чикләргә терәлеп торган Финляндия җирләрен ничек кулланачак – күзәтеп торачакбыз. Шуңа карап чаралар күреләчәк. Ышаныгыз, безнең хәрбиләр барысы турында да вакытында хәбәр итәчәк", диде ул.

  • НАТОга керү турында гаризаны Финляндия белән бер үк вакытта, 2022 елның маенда Швеция дә тапшырган иде. Бу Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң булды.
  • Башта моңа Төркия каршы чыкты, ул Швеция һәм Финляндияне үзе террорчылар дип санаган көрдләргә сыену бирүдә гаепләде. Быел 31 мартта Төркия Финляндиянең НАТОга керү турындагы гаризасын хуплады.
  • Әлегә Төркиянең каршы килүе аркасында Швеция альянска кушыла алмый. Әмма әгәр Швеция дә керсә, НАТОның Русия белән уртак чикләре тагын 233 километрга артачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG