Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш башыннан бирле Украинада кимендә 50 хокук яклаучы һәм журналист үтерелгән


Оксана Баулина – Украинада сугыш барганда үтерелгән 50 хокук яклаучы һәм журналистның берсе
Оксана Баулина – Украинада сугыш барганда үтерелгән 50 хокук яклаучы һәм журналистның берсе

Украин хокук яклаучылары Русия хәрбиләренең Украинадагы гамәлләрен теркәү, бу документларны тапшыру эше белән шөгыльләнә, бу дәлилләр киләчәктәге мәхкәмәләр өчен кирәк булачак. Шуңа күрә дә Русия сугыш башыннан бирле  украин хокук яклаучыларын һәдәф итеп алган, диелә.

Русия Украинага бәреп кергәннән бирле, Украинада кимендә 50 хокук яклаучы, журналист һәм һуманитар волонтёр үтерелгән. Бу саннарны Front Line Defenders халыкара проекты китерә.

Проект искәртүенчә, украин хокук яклаучылары Русия хәрбиләренең Украинадагы гамәлләрен теркәү, бу документларны тапшыру эше белән шөгыльләнә, бу дәлилләр киләчәктәге мәхкәмәләр өчен кирәк булачак. Шуңа күрә дә Русия сугыш башыннан бирле украин хокук яклаучыларын һәдәф итеп алган, диелә.

Проект мәгълүматынча, 2022 елда Украина хокук яклаучылар һәм журналистлар арасында үлүчеләр саны ягыннан икенче урынга чыккан.

Ул Колумбиядән генә калыша. Колумбиядә шундый 186 кеше үтерелгән.

Моннан алдагы өч елда Украинада хокук яклаучылар, журналистлар арасында ничә кешене үтерүләрен проект теркәмәгән. 2018 елда исемлеккә экоактивист Николай Бычко кергән. Аны асылынган килеш урманда тапканнар, кул салу очрагы рәвешен китерсәләр дә, чынлыкта бу үтерү булган дип фаразлана.

Элегрәк Украинаның Zmina хокук яклау оешмасы Русия кимендә 386 хокук яклаучыны, волонтерны һәм журналистны урлаган яки канунсыз сак астында тоткан дип исәпләп чыгарды. Оешма мәгүлүматынча, аларның күбесе Русия хәрбиләрендә әсирлектә булганда җәфалауларын сөйләгән.

Front Line Defenders исәпләүләренчә, 2022 елда 26 илдә 401 хокук яклаучыны һәм журналистны үтергәннәр. Аларның яртысы диярлек әйләнә-тирә мохитне һәм асаба халыкларның хокукларын яклаган. Үтерелгәннәрнең 17 процентны – хатын-кызлар диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG