Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе чыгарган ике меңнән артык карарны үтәмәгән


Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе бинасы

Мәскәү Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын узган елның мартыннан үтәми башлады, шулай ук аларны үтәве турында хисап бирүдән дә туктады.

Бүген, 6 апрельдә Европа шурасы үзендәге әгъза-илләрнең Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) чыгарган карарларны ничек үтәве турында еллык хисабын чыгарды.

Узган елның мартында Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Русия Европа шурасыннан чыгарылды. 16 сентябрьдә ул Европа кеше хокуклары конвенциясенең ил-әгъзасы булудан рәсми рәвештә туктады.

Шулай да Европа шурасы искәртүенчә, Русия ЕСПЧ чыгарган карарларны үтәргә тиеш, сүз мәхкәмәгә 2022 елның 16 сентябренә кадәр карауга кертелгән эшләр турында бара.

Әмма Мәскәү Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын узган елның мартыннан үтәми башлады, шулай ук аларны үтәве турында хисап бирүдән дә туктады.

Европа Шурасы искәртүенчә, узган ел ахырына ЕСПЧның алты меңнән артык карары үтәлер дип көтелгән, аларның 2352се, ягъни 40 процентлабы Русиягә туры килгән. Узган ел ЕСПЧның Русия ватандашлары белән бәйле яңа 413 карары чыккан, шуның өчесе генә үтәлгән.

Хәзерге вакытта Русия ЕСПЧ карарлары нигезендә түләнергә тиешле ике миллиард евродан артык акчаны түләмәгән. Шуның 1,8 миллиард евросы - ЮКОСның элекке хиссәчеләре файдасына чыгарылган компенсацияләр.

  • 11 июньдә Русия президенты Владимир Путин ил мәхкәмәләренә ЕСПЧның 15 марттан соң кабул иткән карарларын үтәмәскә рөхсәт итә торган кануннар имзалады.
  • Былтыр Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе аерым алганда "Яһвә шаһитлары" белән бәйле карар чыгарды. Мәхкәмә Русиядә бу оешманы экстремист дип танулары һәм аның тарафдарларын җинаять эзәрлекләвенә дучар итүләре - кеше хокукларын бозу, дип тапты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG