Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәктәбендә тәнәфес вакытында 14 яшьлек бала үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сигезенче сыйныфта укучылар шаярышып сугыша башлаган, әмма берничә минуттан аларның берсе аңын югалткан диелә. Сыйныфташы аңа беренче ярдәм күрсәтергә – ясалма сулыш ясарга тырышкан, әмма бу булышмаган.

Бүген, 6 апрельдә Башкортстанның Октябрь районы мәктәпләренең берсендә 14 яшьлек малай үлгән. Үз чыганагына сылтама белән "Башинформ" хәбәр итүенчә, баланың хәле тәнәфес вакытында начарайган.

Мәктәпкә ашыгыч ярдәм бригадасы чакыртканнар, әмма малай үлгән. Урынга тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләре чыккан, булган хәлләргә ачыклык кертелә диелә.

Шул ук вакытта Mash Batаsh Telegram-каналы мәгълүматынча, укучы үзен тәнәфестә шаярышканда начар хис итә башлаган. Сигезенче сыйныфта укучылар шаярышып сугыша башлаган, әмма берничә минуттан аларның берсе аңын югалткан диелә. Сыйныфташы аңа беренче ярдәм күрсәтергә – ясалма сулыш ясарга тырышкан, әмма бу булышмаган.

Беренчел мәгълүматларга күрә, үлгән укучының авырулары булмаган. Mash Batаsh аның әти-әнисе юк, әбисе тәрбиясендә булган дип яза.

  • Кичә, 5 октябрьдә Башкортстанның Иглин районы Иглин авылы мәктәбендә бер кыз классташларына пычак белән һөҗүм итте. Аңа 14 яшь, ул бер кызның кулын, икенчесенең муеныны яралаган диелде. Яраланучыларны хастаханәгә алып киттеләр. Һөҗүмнең сәбәпләре турында әйтелми. Куәт оешмалары хәбәрләрен биреп баручы Mash.Batash телеграм каналы кызга классташлары ягыннан басым, буллинг булган дип язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG