Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсмиләр Татарстанда ашлыкның сатылмавын һәм аңа бәя түбән булуын геосәясәткә сылтый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ашлыкка бәяләр быел да түбән булуы ихтимал.

Татарстанда язгы кыр эшләре башланды. Шул ук вакытта республикада ашлык сатылмау сәбәпле бәяләр түбән булып кала. Бу мәсьәлә геосәясәткә бәйле, дип белдерде бүген Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Аның сүзләренчә, бәяләрнең нинди булуы республикага бәйле түгел.

"Безнең күп кенә әйберләр геоясәяси вазгыятькә бәйле булып кала. Шуңа да бу стандарт булмаган ел. Безнең төп бурыч - илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү", диде ул.

Берәр үзгәрешләр көтеләме дигән сорауга ул:

"Бу сәяси мәсьәлә. Без язгы кыр эшләре турында сөйләшергә җыелдык, ә сез мине сәясәткә күчерәбез. Бу геоясәяси мәсьәлә дидем. Мин бу хәл иртәгә хәл ителсә шат булачакмын. Ә сез аның кайчан тәмамланачагын әйтә аласызмы?" диде.

Наил Залаков сүзләренчә, бүгенгә Татарстанда 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча келәтләрдә саклана. Бу - хуҗалыкларны исәпкә алмаган саннар. Ашлыкларның бер өлеше орлыкка, икенчесе - терлек азыгы буларак кулланылачак. "Әгәр экспорт булмаса, июльдә 600 мең тонна калу куркынычы бар", ди ул.

Элегрәк моның төп сәбәбе дип Русия банкларына кертелгән чикләүләр ашлык экспортын авырлаштыруы әйтелде.

Ашлык сату белән бәйле проблем барлыгы турында Азатлык моңарчы да язган иде. Татарстан фермерлар берләшмәсе президенты Камияр Байтимеров дәүләттән аны сатуда ярдәм итүне сорады.

Бүген Татарстан чит ил орлыкларына бәйле булып кала ди министр урынбасары. Бөртеклеләр тулысынча җирле орлык булса, көнбагыш 70 процентка, кукуруз - 60, чөгендер - 95 процентка читтән керә.

Былтыр 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG