Accessibility links

Түбән Тагилда саклану оешмасы булган “Уралвагонзавод”та эшләүче яшь парны шымчылыкта шикләнеп кулга алганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Расланмаган мәгълүматларга күрә, яшьләрне завод турындагы белешмәләрне Украинага тапшыруда шикләнәләр.

Түбән Тагилда саклану оешмасы булган "Уралвагонзавод" хезмәткәрләрен – ирле-хатынлы Данил һәм Виктория Мөхәммәтовларны кулга алганнар. Бу хакта ВВС-ның урыс хезмәте җиткерә.

Виктория белән Данил Мөхәммәтовларны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) 22 мартта тоткарлаган. 4 апрельдә махсус хезмәт аларның Украина файдасына шымчылык итүдә шикләнелүен игълан иткән. ВВС Мөхәммәтовларны тоткарлау белән бәйле мәхкәмә карарларын тапкан, әмма аларда шымчылык турында эш ачылуы язылмаган, мәхкәмә карарында сүз административ маддә нигезендә ачылган эш турында бара.

Документларда язылганнар белән Виктория сөйләгәннәр аерыла. Яшьләр үзләрен ФСБ тоткарлаганнан соң, 22 март кичендә сорау алуларда булдык ди. Әмма документларда башкача язылган: 22 март кичендә яшьләр Екатеринбур үзәгендәге автобус тукталышында булган диелә. Янәсе алар автобус тукталышында өч шаһит алдында "сүгенеп сөйләшкән", бу шаһитләрнең берсе ФСБ идарәсе оперы булган. ФСБ вәкиле аларның "хулиганлык" кылуы турында рапорт язган, һәм янәсе икенче көнне Екатеринбурдагы мәхкәмә тоткарланучыларга "вак хулиганлык" кылган өчен 10 минутта хөкем карары чыгарган – 12 тәүлеккә административ сак астына җибәргән.

Сугыш вакытында кешеләрне дәүләткә хыянәттә гаепләп тикшерү изоляторына җибәрер алдыннан, башта уйлап чыгарылган гаепләүләр, әйтик, "сүгенүдә" гаепләп тоткарлыйлар һәм 10-15 тәүлеккә рәшәткә артына утырталар. Мондый хәлләр ешайганнан ешая, югыйсә бу маддә нигезендә гадәттә мәхкәмәләр яки штраф бирә, яки азрак вакытка ябып тора, дип искәртә ВВС.

"Бу рәвешле сак астына алу ФСБ хезмәткәрләренә җитәкчелеге белән шымчылык турында эш ачуны килештерергә, бу вакыт эчендә шикләнелүче качмасын өчен, аны изоляцияләргә булыша", дип аңлаткан басмага "Первый отдел" адвокатлар һәм хокук яклаучылар берләшмәсе юристы Евгений Смирнов.

31 яшьлек Данил Мөхәммәтов "Уралвагонзавод"та 2014 елдан бирле инженер-технолог булып эшләгән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә әйткән, эш урынына керү өчен рөхсәтнең фотосын чыгарган, үзенә куелган бурычлар турында сөйләгән, оешманың тышкы яктан бинасын төшереп алып фотосын куйган булган.

Туганнары әйтүенчә, 23 яшьлек Виктория Мөхәммәтова шушы ук заводта оператор булган.

Расланмаган мәгълүматларга күрә, яшьләрне завод турындагы белешмәләрне Украинага тапшыруда шикләнәләр, дип яза басма.

  • 30 мартта Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) шымчылыкта шикләнеп, The Wall Street Journal журналисты Эван Гершковичны тоткарлавын хәбәр итте. Махсус хезмәт ышандыруынча, журналист АКШ кушуы белән Русия хәрби-сәнәгать комплексы оешмаларының берсе турында мәгълүматлар җыю белән шөгыльләнгән.
  • The Wall Street Journal һәм АКШ хакимиятләре бу гаепләүләрне катгый кире кага һәм журналистның гаепсез булуын әйтә.
  • Шымчылыкта гаепләп хөкем итсәләр, аны 12 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG