Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вконтакте Русиядән китү ысуллары турындагы рекламны тыя башлаган


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Бу - эшмәкәрләрне чит илгә күчерү белән шөгыльләнүче ширкәт хуҗасы, эшкуар Алексей Поспеховка социаль челтәрдәге ярдәм хезмәте җибәргән җаваптан күренә.

Вконтакте социаль челтәрендә Русиядән күчеп китү ысуллары турында реклам урнаштыруны тыйганнар. Шул исәптән башка илдә яшәүгә вакытлы рөхсәт алу, чит илдә уку һәм бизнесны чит илгә чыгару белән бәйле игъланнар куярга да ярамый. Бу хакта эшмәкәрләрне чит илгә күчерү белән шөгыльләнүче ширкәт хуҗасы, эшкуар Алексей Поспехов хәбәр итте.

ВКонтактеда чит илгә күченү, бизнесны чит илгә чыгару белән бәйле хезмәт күрсәтү турында да бернинди реклам да чыгарырга ярамый. Бу – Поспеховка социаль челтәрдәге ярдәм хезмәте җибәргән җаваптан күренә.

ВКонтакте матбугат хезмәте моны "ярдәм хезмәте ялгыш җавап биргән" дип аңлата. Социаль челтәр вәкилләре ышандыруынча, модератор реклам бирүчегә реклам постына үзгәреш кертергә генә кушкан, янәсе игълан сәхифәнең эчтәлеге белән туры килмәгән. Вконтакте матбугат хезмәте Поспеховның эшмәкәрләрне чит илгә күчерү белән бәйле башка игъланнары модерация үтеп, социаль челтәрдә чыкты, ди.

2021 елда VK Group холдингын президент хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Кириенконың улы Владимир Кириенко җитәкләде. Шул ук елны VK "Газпромбанк" һәм "Согаз" контроленә күчте, аңа президент Владимир Путинның дусты Юрий Ковальчук хуҗа.

  • Русия украинага каршы сугыш башлагач, русияләр күпләп чит илләргә күченә башлады. Шул сәбәпле моңа охшаш тыюны хакимиятләргә буйсынучы медиа-мәйданчыкларга һәм медиаларга да керттеләр.
  • Гыйнварда "ВКонтакте" чит илгә күчкән хезмәткәрләренә Русиягә кайтырга кушты, эштән җибәрү белән янады. Ширкәттә моны серверлар иминлеге мәсьәләләре белән бәйле, дип аңлаттылар, ширкәтнең мәгүлүматлары читкә таралуын теләмибез диделәр. Шулай ук "ВКонтакте" хезмәткәрләренә чит илдән торып эшләү тыелды.
  • Соңгы берничә елда русияләрне "ВКонтакте"дагы постлары яки фикерләре өчен төрле маддәләр нигезендә даими штрафка тартып торалар. Ешрак бу хакимият вәкилләренә, тәртип саклау оешмаларына нәфрәт уяту белән бәйле. Шулай ук "ВКонтакте"да калдырган фикерләр өчен гаскәрне "кимсетү" маддәсе нигезендә штрафлар сугалар.
  • "ВКонтакте" – мәгълүмат таратуны оештыручылар исемлегенә кергән. Бу исемлектәге ширкәтләр кулланучылары турында белешмәләр җыярга һәм сакларга, махсус хезмәтләр соратканда, аны бирергә бурычлы. Бу VK Group-ның башка сервислары: "Одноклассники" һәм Mail.ru-га да кагыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG