Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта сорауларга татарча җавап бирә торган чат боты барлыкка килде


Иллюстратв фото
Иллюстратв фото

Ул телеграмда тәрҗемәче бот рәвешендә эшли һәм оригинал ChatGPT өчен татарча интерфейс буларак хезмәт итә.

Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты ясалма интеллектка нигезләнгән татарча җавап бирүче чат булдырган. Системны сынап караучылар фикеренчә, әлегә ул татар белән бәйле мәгълүматны начаррак белә. Җавапны белмәсә, еш кына псевдофактлар уйлап чыгара.

Ясалма акыл татар телендәге ресурсларны кулланмый, кулланучылардан килгән татарча сорауларны тәрҗемә итеп, оригинал ChatGPTка җибәрә. Ягъни нейрочелтәрнең әлегә татарча "фикерләү" өчен аерым белем базасы юк. Татар телендә аралашу өчен ул автомат тәрҗемә куллана, сорауларны башка телгә күчерә, алынган җавапларны кире татарчага тәрҗемә итә, шуңа күрә татар дөньясына кагылышлы мәсьәләләрдә, фактик төгәлсезлекләрдән тыш, стилистик яки лексик хаталар да булырга мөмкин.

Шуңа да карамастан, әлеге чатның файдасы зур ди белгечләр. Моңарчы ChatGPT-га татарча сорау бирү мөмкин түгел иде, хәзер — мөмкин. Файдасы шунда — гомуми белем белән бәйле сорауларны татарча бирү мөмкинлеге тудырыла. Җавапларның дөреслеге, чынбарлыкка туры килүе өчен бу очракта OpenAI ширкәте җаваплы, дип кисәтә чатны ясаучылар.

  • Милли җәмәгатьчелек татар теле тиешле дәрәҗәдә дигитиллаштырылмавын белдереп килә. Татар телен цифралаштыру төп дәрәҗәдә тәэмин ителсә дә, югары дәрәҗәгә әлегә ирешелмәгән. Димәк, ресурслар ягыннан татар теле әлегә чикләнгән.
  • Март башында Башкортстанда IT белгеч Айгиз Кунафинның "Һомай" исемле башкортча сөйләшә торган акыллы колонка уйлап табуы билгеле булды. Ул башкортча бирелгән сорауларга җавап бирә. Аерым алганда һава торышы турында мәгълүмат бирә, сәгатьнең ничә булуын әйтә, Башкортстан турында фактлар сөйли, шулай ук интернетта мәгълүмат табарга булыша.
Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты татар теленең лексик-грамматик структурасы нигезендә интеллектуаль системнар төзү өлкәсендә тикшеренү эшләре алып бара. Шушы эшләр кысасында нейрочелтәр моделенә нигезләнгән Tatsoft тәржемәчесе ясалган. Урысчадан татарчага һәм татарчадан урысчага тәрҗемә итүче системның онлайн версиясе ​2019 елда тәкъдим ителде. Шулай ук сөйләмне тану һәм аны текстка әйләндерү системын ясау юнәлешендә дә эшләр алып барыла.

Ясалма интеллект – машина интеллекты һәм аны барлыкка китерүне максат итеп куйган компьютер белеме тармагы. Ясалма интеллект гадәттә кеше эшли торган иҗади функцияләрне дә башкара ала.
Нейрочелтәр – биологик нейрон челтәрләр мисалында төзелгән математик модель. Ясалма интеллектның башка алгоритмнарыннан аермалы буларак, нейрочелтәр конкрет биремнәр үтәүгә түгел, ә мәгълүмат өйрәнүгә нигезләнлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG