Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ студенты иске татар телен өйрәнү проекты эшләгән


Проект дәүләт һәм хосусый оешмалар тарафыннан финансланмый диелә.

Интернетта Lisan.Tatar дип аталган иске татар телен өйрәнү проекты эшли башлады. Аны Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студенты Азат Якупов эшләгән.

Иске татар телен өйрәнү өчен 15 онлайн дәрес каралган. Рамазан аенда аларны бушлай кулланырга мөмкин диелә.

Проектның рәсми сайтында хәбәр ителүенчә, курс өчен яңа дәреслек язылган. Һәр дәрескә видеоязма, презентация, яхшы күнегүләр һәм иске сүзләрне тиз һәм җиңел истә калдыру өчен Quizlet модульләре өстәлгән. Беренче дәресләрдән үк XIX-XX йөзләрдә нәшер ителгән чыганаклар — басма китаплар, кулъязмалар, кабер ташларын укырга өйрәнеп булачак.

Курста теләгән һәркем катнаша ала. Ул студентларга, укытучыларга, имамнарга, тарих һәм ислам дине белән кызыксынучылар өчен эшләнгән.

Lisan.Tatar проекты дәүләт һәм хосусый оешмалар тарафыннан финансланмый, ул укучылар сәдакалары хисабына яшәп килә диелә.

Моңа кадәр Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты татарча җавап бирә торган чат боты эшләде. Ул Татарстанның мәдәнияте һәм тарихыннан алып, һава торышына һәм яңалыкларга кадәр аралаша, шулай ук республикада барган яңалыкларга һәм вакыйгаларга язылырга мөмкинлек бирә.

Милли җәмәгатьчелек татар теле тиешле дәрәҗәдә дигитиллаштырылмавын әйтеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG