Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хатын-кызларның хиҗаптан йөрүләрен күзәтү өчен "акыллы камералар" кулланачак


Ирандагы протестлар. Архив фотосы.
Ирандагы протестлар. Архив фотосы.

Хиҗапсыз булган хатын-кызга кисәтү җибәреләчәк.

Иран полициясе мондый чара "хиҗап кию турындагы канунга каршы чыгуны" булдырмауда ярдәм итәчәк дип әйтә. Бу хакта Reuters хәбәр итә.

Полиция әйтүенчә, "акыллы камера" төшереп алган хатын-кызларга кисәтү хәбәрләре җибәреләчәк. Кисәтүдән соң Иран кануннарына нигезләнеп, хатын-кызның штрафка тартылачагы турында хәбәр ителми.

  • Сентябрь уртасында Иранда Махса Әмини үлеменнән соң, каршылык чаралары башланган иде.
  • Кызны хиҗабын тиешенчә кимәве өчен Тәһранда әхлак полициясе тоткарлады. Полиция бүлекчәсеннән аны хастаханәгә озаттылар, берничә көннән соң Әмини үлде. Туганнары моңа полициянең кыйнавы сәбәпче дип саный. Хакимиятләр исә кыйнау булмады ди.
  • Бу хәлдән соң меңләгән кеше протест белдерергә чыкты, илдә тоткарлаулар башланды.
  • 8 декабрьдә Иран хакимиятләре протест чараларында катнашкан беренче кешене җәзалап үтерде, 12 декабрьдә тагын бер кешегә үлем җәзасы бирелде.
  • Март аенда Иран эчке эшләр министрлыгы хиҗап кию кануны үзгәртелмәячәген хәбәр итте. Эчке эшләр министрлыгының белдерүендә хиҗап "Иран милләтенең цивилизация нигезләренең берсе" дип аталган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG