Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстанның Турбаслы авылы халкы элекке район башлыгыннан зарланып мөрәҗәгать яздырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Дини бина егерме ел элек мөселманнар акчасына төзелгән булган. Төзүче банкротлыкка чыккач, мәхәллә халкы милек хокукының Ришат Исхаковка – Иглин районының элеккеге башлыгы ширкәтенә күчүен ачыклаган. Җәмәгатьчелек районның элеккеге башлыгы мәчетне ялган мәхкәмә карары белән кулга төшерде ди.

Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылында мәхкәмә тәфтишләре четерекле мәсьәләне хәл итә: аларга мәчетнең дүрттән бер өлешенә арест салырга кирәк, дип яза Baza. Бина милкен биләүчеләрнең берсе банкротлыкка чыккан.

Мәхәллә халкы үз мәчетен яклап, Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга һәм баш прокуроры Игорь Красновка видеомөрәҗәгать яздырган. Видеода Турбаслы авылының берничә кешесе "Ислам мәхәлләсе" мөселман оешмасына карата финанс хәрәмләшү кылдылар, дип белдерә. Алар бу эштә Иглин районының элеккеге башлыгы Ришат Исхаковны һәм аның хатынын – Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә эшләгән Тәскирә Исхакованы гаепли.

Мәхкәмә эшеннән билгеле булганча, дини бина егерме ел элек мөселманнар акчасына төзелгән булган. Төзүче банкротлыкка чыккач, мәхәллә халкы милек хокукының Ришат Исхаковка – Иглин районының элеккеге башлыгы ширкәтенә күчүен ачыклаган. Килешү шартлары моңа кадәр беркайда да ачылмаган.

Җәмәгатьчелек районның элеккеге башлыгы мәчетне ялган мәхкәмә карары белән кулга төшерде дип белдерә. Соңрак Исхаков милкендә шундый ук схемага ярашлы 800 объект булуы ачыкланган.

Исхаковка каршы эш кузгатылган, әмма җинаять эшенең вакыты чыгуын сәбәп итеп, җинаять эшен япканнар. Исхаков үзе мәчетне район милкенә тапшырырга вәгъдә иткән, ләкин соңрак, корылманы һәм аның янындагы җир кишәрлеген бүлеп, башка хуҗаларга сатканнар.

Яңа милек ияләренең берсе – шушы җирлек кешесе Алмас Шакиров банкрот дип табылган, шуңа күрә мәчетнең аңа кагылышлы өлеше аукцион аша сатыласы конкурс массасына кертелгән. Хәзер тәфтишләр мәчетнең дүрттән бер өлешенә арест салу мәсьәләсен хәл итәргә тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG