Accessibility links

Кайнар хәбәр

CNN: Пентагон документлары таралганнан соң, Киев хәрби ниятләрен үзгәрткән


Төгәл генә нинди ниятләргә үзгәреш кертүләре әйтелми.  Әмма документлар таралуыннан соң, Пентагон моңарчы хөкүмәттәге йөзләгән кеше карый алган аеруча мөһим документларның әйләнешен киметкән, дип искәртелә.

Пентагонның яшерен документлары таралганнан соң, Киев кайбер хәрби ниятләрен үзгәрткән. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленскийга якын чыганагына сылтама белән CNN телеканалы хәбәр итә.

Төгәл генә нинди ниятләргә үзгәреш кертүләре әйтелми. Әмма документлар таралуыннан соң, Пентагон моңарчы хөкүмәттәге йөзләгән кеше карый алган аеруча мөһим документларның әйләнешен киметкән, дип искәртелә.

АКШ саклану министрлыгы да интернетта таралган документларның дөреслеген тикшерүне дәвам итә. "Яшерен һәм аеруча яшерен" мәгълүматлар язылган документлар АКШның һәм аның беректәшләренең, партнерларының дәүләт иминлегенә нинди йогынты ясый алуына бәя бирелә, диелә Пентагон сүзчесе урынбасары Сабрина Сингх белдерүендә.

Документлар таралуын тикшерү белән АКШ юстиция министрлыгы шөгыльләнә, диде ул.

Март аенда интернетта АКШның Украина контрһөҗүме, аңа биреләсе коралларга кагылышлы, шулай ук Якын Көнчыгыш һәм Кытайга бәйле документлары чыккан иде.

Пентагонның аноним түрәләре бу документлар чын булырга мөмкин, дип таныды.

Аерым алганда документларда Украинага корал җибәрү көннәре, гаскәрләрнең саны һәм күпме корал кулланылачагы турында мәгълүмат бар диелде.

  • Интернетта таралган фотоларны Украина президенты офисында "фотошоп" дип атадылар. Киев исә мәгълүматлар таралуны – Русия операциясе булырга мөмкин ди.
  • Кайбер хәрби блогерлар, киресенчә, бу Көнбатышның мәгълүмати операциясенең бер өлеше, аның максаты – Русия хәрби җитәкчелеген алдау, дип фаразлый.
  • Мәскәүдә исә документлар таралуга фикер белдереп, Украинадагы низагка турыдан-туры яки читләтеп АКШ һәм НАТОның да катнашуына "аз гына да шөбһәбез юк", дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG